Һиндстанда «Спутник V»нең дельт-штаммга каршы нәтиҗәлелеген раслаганнар
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Һиндстанның медицина тикшеренүләре Советы (ICMR) илдә коронавируска каршы кулланыла торган барлык вакциналарның, шул исәптән «Спутник V» Россия препаратының коронавирус штаммына каршы нәтиҗәлелеген раслады. Бу хакта ANI агентлыгы ковид мәсьәләләре буенча оператив тикшерү төркеме җитәкчесе Н.К. Ароруга сылтама белән хәбәр итә «Әйе, булган вакциналар ICMR тарафыннан бу мәсьәлә буенча уздырылган тикшеренүләр нигезендә „дельта“ вариантына каршы нәтиҗәле», — дип белдерде Арора. Читать дальше...