Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Новости за 29.12.2023

Зәй районы башлыгы ятим балаларга фатир ачкычын тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Зәй шәһәре хакимияте бинасында район башлыгы Разиф Кәримов ятим балаларга Яңа ел алды бүләге ясады. Аларга 11 яңа фатирдан ачкычлар тапшырылды. Бу хакта «Зәй яңалылкары» хәбәр итә.

Читать дальше...

31 декабрь төнендә транспорт хәрәкәте өчен Миллениум күпере ябылачак

Tatar-inform.tatar 

31 декабрь төнендә Казанда транспорт хәрәкәте өчен Миллениум күпере ябылачак. Бу ремонт эшләре белән бәйле, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.

Читать дальше...

Екатеринбургта татар яшьләре оешмасы «Кияу пилмәне» мастер-классын үткәргән

Tatar-inform.tatar 

Екатеринбургта Урал татарларын берләштергән «Яшен» татар оешмасы «Кияу пилмәне» дип аталган күңелле чара үткәргән. Бу хакта «Яшен» татар яшьләре оешмасы «ВКонтакте» социаль челтәре сәхифәсендә яза.

Читать дальше...

Хөкүмәт Россиягә йомырканы пошлинасыз кертү турында карарны раслады

Tatar-inform.tatar 

Россия Хөкүмәте тавык йомыркаларын кертүгә пошлинаны бетерү турында карарны раслады. Чара 2024 елның 1 гыйнварыннан 30 июньгә кадәр гамәлдә булачак. Карар хокукый мәгълүматлар рәсми порталында чыкты.

Читать дальше...

Путинның сайлау алды сайты чит илләрдән массакүләм DDoS һөҗүмгә дучар булды

Tatar-inform.tatar 

Гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путинның бүген Россия Президенты вазифасына кандидат буларак бүген эшли башлаган сайты шунда ук чит илләрдән күп санлы DDoS-һөҗүмнәргә (киберһөҗүм төре) дучар булды. Ул эшне штат режимында дәвам итә. Бу хакта журналистларга штабның матбугат сәркатибе Александра Суворова белдерде.

Читать дальше...

Хөкүмәт социаль өлкәдә бердәм цифрлы платформаны эшләтеп җибәрергә әзерли

Tatar-inform.tatar 

2024 елда Россиянең социаль тармагында бердәм үзәкләштерелгән цифрлы платформа барлыкка киләчәк. Аны булдыру турында карарны Премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.

Читать дальше...

Минзәлә театрының өч артисты Россия армиясендә хезмәт итеп кайткан

Tatar-inform.tatar 

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының узган ел берьюлы өч актеры армиягә китте. Бер ел хезмәт иткәннән соң, Нурлан Шәехов, Рөстәм Афзалов һәм Азат Җиһаншин исән-имин өйләренә кайтты.

Читать дальше...



Татарстан Лисичанск һәм Рубежноеда «Бердәм Россия» партия оешмаларын булдырырга ярдәм итә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә «Бердәм Россия» җирле оешмалары булдырыла. Әлеге эштә партиянең Татарстан бүлекчәсе вәкилләре дә актив ярдәм күрсәтә. Бу хакта төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин сөйләде.

Читать дальше...

Яңа ел төнендә Казан метросы, троллейбуслар һәм трамвайларның эш сәгатен озайттылар

Tatar-inform.tatar 

Казан метрополитены Яңа ел төнендә 2.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу чара Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунакларга Яңа елны каршылаганнан соң төп чыршы белән сокланырга һәм өйләренә кайтырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте яза.

Читать дальше...

Песков балалар һәм яшьләрнең Путинны хуплавын белдерде

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путинны төрле яшьтәге гражданнар, шул исәптән балалар һәм яшьләр дә хуплый. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде. Россия лидерын дәүләт башлыгы сыйфатында яңа срокка тәкъдим итү өчен балаларның үз имзаларын кую инициативасына Кремль вәкиленнән комментарий бирүен элегрәк журналистлар сораган иде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Яңа елга бизәлгән Казан видеосы белән уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа елга бизәлгән Казан видеосы белән уртаклашты. Гирлянда һәм күпсанлы конструкция утлары белән бизәлгән шәһәр урамнарын ТР җитәкчесе телеграм-каналында күрергә мөмкин.

Читать дальше...

Данис Шакиров: «Шәхесләр елы»нда бүгенге көн шәхесләрен дә күтәрергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

Данис Шакиров бүгенге көн шәхесләре рәтенә, беренче чиратта, Бөтендөнья татар конгрессының беренче рәисе Индус Таһировны, күренекле астрофизик Рәшит Сөнәевне, очучы, Россия Герое Дамир Йосыповны, Россиянең иң танылган нейрохирургларының берсе Альберт Суфиановны кертте.

Без быел кемнәрне югалттык?

Azatliq.org 

Азатлык Радиосы 2023 елда вафат булган һәм татар-башкорт дөньясында билгеле шәхесләрне искә ала. Кем иде алар?

Яңа ел каникулларында Казан телеманарасын бәйрәм уты бизәячәк

Tatar-inform.tatar 

Яңа ел каникулларында Казан телеманарасын бәйрәм уты бизәячәк.

Аны шәһәрлеләр һәм ТР башкаласы кунаклары 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр – 15:00 дән 23:00 гә кадәр, ә Яңа ел төнендә 1:00 гә кадәр күрә алачак, дип хәбәр итә республика Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәте.

Быел Казанда бәйрәм чаралары сериясе 180 вакыйганы үз эченә ала. Традиция буенча, шәһәр халкы һәм кунаклары Яңа елны «Казан» гаилә үзәге янындагы үзәк чыршы янында һәм «Черек күл» паркындагы шугалакта каршы ала алачак. Читать дальше...

«Шура» альманахының яңа саны дөнья күрде

Tatar-inform.tatar 

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Шура» альманахының 43нче санын нәшер итте. Әлеге яңа сан Рамазан ае буена гына түгел, тормышыбызның башка өлкәләрендә дә ярдәмче булачак. Җыентыкта күп кенә сорауларыбызга җавап, аңыбызга зиһен, күңелебезгә нур, калебебезгә сафлык өсти торган нәсыйхәтләр урын алган, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)


«Алтын каләм» фестиваленең яңа сезонына гариза тапшыру кампаниясе ачылды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда «Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең яңа сезонына гариза тапшыру кампаниясе ачылды. Анда 14 яшьтән алып 24 яшькә кадәрге егет-кызлар — медиа өлкәсе вәкилләре катнаша ала.

Читать дальше...

2023 елда нәзарәтнең онлайн-мәдрәсәләрендә 26 722 мөселман укыган

Tatar-inform.tatar 

2023 елда, Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты яңа проект – рус телендә онлайн-мәдрәсәне эшләтеп җибәрде. Шул рәвешле, хәзер җир шарының төрле почмакларында яшәүче рус телле мөселманнар Ислам нигезләре буенча бушлай белем ала. Бер ел эчендә әлеге ресурста, белем алу максаты белән, 16230 «шәкерт» теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте. Читать дальше...

Начат перезапуск заявочной кампании Республиканского фестиваля юношеской и молодежной прессы «Алтын каләм – Золотое перо»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Принять участие в заявочной кампании «Алтын каләм – Золотое перо» могут молодые люди в возрасте 14-24 лет, занимающиеся деятельностью в сфере медиа.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто отец Дианы Джокович?






"Наступление сетей": томский эксперт о трендах общепита

Известный блогер Тамаев попал в ДТП на люксовом авто около «Москва-Сити»

The Telegraph сообщила о планах Британии создать собственные ракеты к 2030 году

Эксперты назвали самые красивые места для путешествий по РФ для любителей цветов