Түбән Камада «Ел тәрбиячесе» исеме билгеле
Түбән Камада «Ел тәрбиячесе – 2024» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы финалы узды. Быел ярымфиналда шәһәр һәм район мәктәпкәчә учреждениеләреннән 19 педагог катнашты. Беренче турда алар үзләренең эш тәҗрибәләрен тәкъдим итте, ә белем бирү эшчәнлеге барышында моны практикада ныгытты. Катнашучылар мастер-класслар үткәрде, тәҗрибә һәм инновацион табышлар белән уртаклашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...