Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Новости за 22.12.2023

Дәүләт Советына сайлауга әзерләнгәндә «Бердәм Россия» партиясе наказ җыюны камилләштерә

Tatar-inform.tatar 

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутат сайлауларына әзерләгәндә «Бердәм Россия» партиясе халыктан наказ җыю эшенә төзәтмәләр кертә һәм камилләштерә. Бу хакта партиянең Татарстан бүлеге секретаре урынбасары, Парламент рәисе урынбасары Юрий Камалтынов белдерде.

Читать дальше...

Татарстан Хезмәт министрлыгы: Без аз керемле кешеләр саны кимүен күрәбез

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ярлылык дәрәҗәсе кими. Бүгенге көндә республикада халыкның 5 проценты яки 194 мең кеше билгеләнгән минимумнан түбән керемгә ия. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...

Омскида татар халкының милли ризыкларын пешерергә өйрәттеләр

Tatar-inform.tatar 

Омскиның «Старина Сибирская» дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгының «Татар утары»нда Альбина Фәтхетдинова татар халкының милли ризыкларын пешерү буенча мастер-класс үткәрде. Аны Омскига Бөтендөнья татар конгрессы юллады. Бу турыда Конгресс хәбәр итте.

Читать дальше...

Пенза татарлары махсус операциядә катнашучыларның балаларына Яңа ел бүләге тапшырган

Tatar-inform.tatar 

Яңа ел бәйрәме алдыннан Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономия рәисе урынбасары Рәшит Алюшев Шәмше районы Оз (Усть-Уза) мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары белән очрашкан. Ул укучыларга һәм балалар бакчасына йөрүчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырган. Бу хакта Пенза өлкәсе татар автономиясе социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Читать дальше...

Дәүләт Советындагы вакантлы депутат мандатын Раил Шәмсетдиновка тапшырырга мөмкиннәр

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советында вакантлы депутат мандатын «Бердәм Россия» партиясе вәкиле Раил Шәмсетдиновка тапшырырга мөмкиннәр. Аның кандидатурасы «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе сәяси советы президиумы утырышында хупланды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Читать дальше...

Лавров Песошинга КФУ обсерваторияләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү турында диплом тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе утырышында катнашты. Утырышны Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров үткәрде. Чара Россия Тышкы эшләр министрлыгының кабул итү йортында узды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Каюм Насыйри музеенда татарлар 100 ел элек бәйрәм иткән Яңа ел тамашасын күрсәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Быелның 22 декабреннән 2024 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Милли музее филиалы – Каюм Насыйри музеенда татарлар 100 ел элек бәйрәм иткән Яңа ел тамашасын күреп булачак. Музей кунаклары теләгән вакытта килә ала.

Читать дальше...



Татарстанның икътисад министры ислам финанславының өстенлекләре турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Кайбер партнерлык финанслау инструментлары традицион белән чагыштырганда берничә өстенлеккә ия. Аерым алганда, инвестиция килешүләре һәм пай фондлары аша партнерлык финансларына кертелгән акчалардан уртача табыш ягыннан. Бу хакта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерде, дип яза «Интерфакс».

Читать дальше...

Тимур Әүхәдиев Бөгелмәдә алсу төсле томан төшү сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Бүген иртән Бөгелмә халкы шәһәр өстендә алсу төсле томанны күзәткән. Халык социаль челтәрләрдә фотосурәтләр белән уртаклашты. Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев «Татар-информ»га әлеге күренешнең асылын аңлатты.

Читать дальше...

Түбән Новгород татарлары автономия рәисен һәм башкарма директорын сайлады

Tatar-inform.tatar 

Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Мирзәхләм Габделганиев һәм башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов яңадан үз вазифаларына сайланды. Аларны Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы коллективы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә котлый.

Читать дальше...

Татарстан хезмәт министры яшәү минимумын арттыруның нәрсәгә тәэсир итүен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Яшәү минимумы дәрәҗәсе күп кенә социаль түләүләр һәм пособиеләр күләменә тәэсир итә һәм дәүләт ярдәм күрсәтәчәк гражданнарның санын билгеләргә булыша. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Читать дальше...

Миңнеханов: «ТАНЕКО» Татарстан гына түгел, Россия икътисады өчен дә стратегик яктан мөһим

Tatar-inform.tatar 

«ТАНЕКО» — Татарстан икътисады өчен генә түгел, бөтен ил өчен стратегик әһәмияткә ия. Бу хакта проектны 2023 елда гамәлгә ашыруга йомгак ясауга багышланган эшлекле киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Читать дальше...

Васил Шәйхразыев Йолдыз авылы мәктәбе укучыларын Яңа ел бәйрәме белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе Йолдыз авылында булды. Биредә ул мәктәп укучыларын һәм укытучыларын якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Читать дальше...

Любовь Авдонина: Ата-аналарны бәйрәм чарасына кертү мәсьәләсен бакча җитәкчелеге хәл итә

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәмен үткәрү сезоны башлана. Бу бәйрәмнәрнең ничек узачагы турында «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Читать дальше...

Миңнеханов Түбән Камада нефть эшкәртү комплексында өч яңа җайланма эшләтеп җибәрде

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камага эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»ның өч яңа җайланмасын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Алар – азот станциясе, пар яки газларны сыек абсорбент белән чистарту һәм әче агынтыларны парга әйләндерү катнаш җайланмасы, 4нче су блогы.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда минималь хезмәт хакы 22020 сум тәшкил итәчәк

Tatar-inform.tatar 

2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бюджеттан тыш сектор өчен минималь хезмәт хакы күләме 22020 сум тәшкил итәчәк. Шулай итеп, минималь хезмәт хакы минималь куллану бюджетының 100 проценты кадәр була. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Читать дальше...

В Нурлате запустили новую систему водоснабжения

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

По федеральной программе “Чистая вода” национального проекта «Жилье и городская среда» за год и 8 месяцев протянули почти 57 км водовода, пробурили 6 скважин, смонтировали 2 резервуара чистой воды, спроектировали и построили новую станцию водоподготовки, производительностью 10 тыс. кубических метров воды в сутки.

Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Татарстан белән хезмәттәшлек планнарын ачты

Tatar-inform.tatar 

Төркиянең Казандагы генераль консулы Угур Йылмаз бүген Татарстан журналистлары белән очрашу үткәрде. Анда «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билалов, шулай ук «Татар-информ» хәбәрчеләре катнашты.

Читать дальше...

Федерация Советы һәлак булганнарның гаиләләренә социаль түләү турындагы законны хуплады

Tatar-inform.tatar 

Махсус операция барышында һәлак булган көч структуралары хезмәткәрләренең гаилә әгъзалары торак сатып алу өчен ел дәвамында бер тапкыр бирелә торган социаль түләү ала торган гамәлдәге законга үзгәрешләр кертүне сенаторлар хуплады. Бу хакта РИА Новости яза.

Читать дальше...

Греф Үзәк банк ставкасының төшү датасын һәм күчемсез милек бәяләренең киләчәген фаразлады

Tatar-inform.tatar 

Россия Үзәк банкы 2024 елның I кварталыннан соң төп ставканы төшерә башларга мөмкин. «Сбербанк»ның топ-менеджеры Герман Греф шулай дип саный, дип яза ТАСС. Шул ук вакытта 2024 елда (ел дәвамында) Үзәк банк ставкасы 10 проценттан югарырак булачак.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева замыкает год // 16-летняя российская теннисистка успешно стартовала на крупном турнире WTA в Мадриде






Стасу Михайлову исполнилось 55

На границе жалобы: "Всех пускают, нас не пускают". МИД Таджикистана предостерёг мигрантов

Меры безопасности усилят в Подмосковье в майские праздники

Нижегородка скончалась на платформе Московского вокзала