Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Новости за 17.12.2023

Буада яшь армиячеләр хәрәкәтенә нигез салучы хөрмәтенә мемориаль такта ачылды

Tatar-inform.tatar 

Буа районы М.Вахитов исемендәге гимназиядә яшь армиячеләр хәрәкәтенә нигез салучы Айрат Хисамов исеме мәңгеләштерелде. Аның хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Бу хакта «Байрак» сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Алабугада балалар «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында бүләкләр алачак

Tatar-inform.tatar 

Алабугада «Теләкләр чыршысы» акциясенә старт бирелде. Кечкенә алабугалыларның хыялларын чынбарлыкка әйләндерергә ярдәм итәчәк тылсымлы чыршы район Советы бинасында куелды. Инде сишәмбе көнне үк атна саен уздырыла торган шәһәр планеркасында катнашучылар аннан берәр уенчык шар алып, балаларның ни теләвен белә алды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Читать дальше...

Әлмәттә танылган көрәшче Булат Вәлиев истәлегенә ярышлар уза

Tatar-inform.tatar 

Бүген Әлмәттә «Татнефть» компаниясе кубогына егетләр арасында Татарстан һәм Россия чемпионы, ТР спорт мастеры, танылган көрәшче Булат Вәлиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш ярышлары уза. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин пенсионерларның торак-коммуналь хуҗалыгы комиссиясеннән азат ителүен раслады

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы фракцияләре җитәкчеләре белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин барлык пенсионерларның торак-коммуналь хуҗалыгы комиссияләрен түләүдән азат ителәчәген раслады. Бу хакта Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев белдерде, дип яза РИА Новости.

Читать дальше...

Татарстанда тавык йомыркасына бәяләр ике тапкыр артты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасында соңгы айда тавык йомыркасына бәя үсү темплары ике тапкыр арткан. Ноябрьдә алар узган елгы бәяләргә карата 50 процентка кыйммәтләнгән, ә октябрьдә — 24,96 процентка гына. Бу — Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларында чагыла.

Читать дальше...

«Бердәм Россия» съезды 2024 елгы сайлауларга Путин кандидатурасын бертавыштан хуплады

Tatar-inform.tatar 

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең XXI съезды Россия Президенты Владимир Путинның 2024 елда узачак сайлауларда үз-үзен тәкъдим итүен бертавыштан кабул итте. Тавыш бирүне партия рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.

Читать дальше...



Мариларның иҗтимагый хәрәкәте беренче гомумрусия корылтаен уздырды

Azatliq.org 

16 декабрьдә Йошкар Олада “Марий ушем” Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте корылтае узды. Анда Мари иле, Удмуртия, Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Киров, Төмән өлкәләреннән, Мәскәү, Петербур шәһәрләреннән һәм башка төбәкләрдән 100ләп  вәкил мари халкы проблемнарын хәл итү юлларын сөйләште.

Россия авыл хуҗалыгы министры: Яңа елдан соң йомыркага бәяләр төшә башлар дип өметләнәм

Tatar-inform.tatar 

Россиягә кертелгән йомыркага импорт пошлинасын алу процессы тәмамланды диярлек. Бу хакта «Бердәм Россия» съездыннан соң Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белдерде, дип яза РИА Новости.

Читать дальше...

Казан укучылары программалаштыру буенча бөтенроссия олимпиадада абсолют җиңүчеләр булды

Tatar-inform.tatar 

Казанлылар программалаштыру буенча укучыларның ачык бөтенроссия команда олимпиадасында җиңү яуладылар. Турнир 11-12 декабрьдә Санкт-Петербургта узды.

Читать дальше...

Татарстанда еллык инфляция 7 процентка кадәр тизләнгән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ноябрьдә инфляция октябрьдәге еллык 6,37 процентка карата 6,98 процентка кадәр артты. Дәүләт федераль статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы мәгълүматларыннан шул күренә.

Читать дальше...

Казан укучысы кылый күзлелекне төзәтү җайланмасы уйлап тапкан

Tatar-inform.tatar 

Казан IT-лицее укучысы Глеб Смородинов кылыйлыкны дәвалау җайланмасы уйлап тапкан. Аның ачышы Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте премиясе кысаларында билгеләп үтелгән. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

звезды шоу-бизнеса посетили весеннюю неделю моды estet fashion week


Санкт-Петербург рәссамына «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге әгъзасы, «Ак калфак-Нева» активисты Эльмира Мостафина иҗади эшчәнлектәге казанышлары өчен «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелде. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Читать дальше...

Кар күп яуганга Казан юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны артты

Tatar-inform.tatar 

Узган шимбәдә, 17 декабрьдә, кар күп яуганлыктан, Казанда юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан.Ул уртача тәүлеклек нормадан артып киткән. Шәһәр дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, Казанда тәүлек эчендә 278 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның 7сендә зыян күрүчеләр бар.

Читать дальше...

Кувейт Әмире вафат булу сәбәпле, мөфти Равил Гайнетдин кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Кувейт әмире Нәваф әл-Әхмәт әл-Җәббар әс-Сабахның вафатысәбәпле кайгы уртаклашты. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина рассказала о проблемах на турнире в Мадриде






Названы самые популярные автомобили у россиян

Брата 12-го фигуранта дела о теракте в "Крокусе" арестовывали за хулиганство

«Родиной не торгуем»: МИД России исключил обмен новых регионов на замороженные российские активы

Депутаты и ветераны написали «Диктант Победы» в Домодедове