Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Новости за 16.12.2023

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы театры «Сихерче» премьерасын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларга чираттагы премьераны тәкъдим итте. Театрның сәнгать җитәкчесе, баш режиссер Олег Кинҗәгулов Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» әсәрен сәхнәләштерде. Заманында бу әсәрне халык егылып укыды. Республиканың 6 театры аны сәхнәгә куйды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Кувейт әмире вафат булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

«Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кувейт әмире Наваф әл-Әхмәт әл-Джабер ас-Сабах вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Телеграмма аның варисы кече энесе Мишааль әл-Әхмәт әл-Джабер Ас-Сабах адресына җибәрелгән. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Татар җыры» фестиваленнән фото күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татар җыры» фестиваленнән фотоны телеграм-каналына куйды. Тамаша бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында уза.

Читать дальше...

Сарманда Наил Сафин истәлегенә мини-футбол ярышы булды

Tatar-inform.tatar 

Сарманның «Айтуган» спорт залында район тарихчысы, яшь буында хоккейга карата мәхәббәт тәрбияләгән күренекле шәхес Наил Сафин истәлегенә мини-футбол буенча турнир уза. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Түбән Новгородның Мәдәнә авылында «Тау шуу» бәйрәмендә Мәскәүнең «Хәзинә» төркеме катнаша

Tatar-inform.tatar 

Түбән Новгород өлкәсенең Мәдәнә авылында 2024 елның 2 гыйнварында алтынчы тапкыр «Тау шуу» бәйрәме оештырылачак. Бу турыда «Туган як» газетасы социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Читать дальше...

Краснодарда «Оста бикә» конкурсында иң яхшы татар кызларын сайладылар

Tatar-inform.tatar 

Краснодар шәһәренең Милли мәдәниятләр үзәгендә «Оста бикә» конкурсында иң яхшы татар кызларын ачыкладылар. Бу хакта «Болгар-К» төбәк татар җәмгыятенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Краснодар татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...



Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Татар җыры» тамашасы башланды

Tatar-inform.tatar 

«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Татар җыры» фестивале башланды. Залда тамашачылар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бар.

Читать дальше...

Вячеслав Петушенко «Автодор» кубогын Рөстәм Миңнехановка тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Автодор» дәүләт компаниясе кубогына көрәш ярышларында булды. Ул «Ак Барс» көрәш сараенда (Казан) уза, анда Россиянең 35 төбәгеннән 350 спортчы катнаша.

Читать дальше...

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю 0,9 процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю 0,9 процентка артты. Ноябрьдә күрсәткеч 99,7 процент тәшкил итте, уртача еллык күрсәткеч – 99,3 процент. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчесе Марат Айзатуллин сөйләде.

Читать дальше...

Когогин: Путинның үзен-үзе тәкъдим итүен хуплау командасына 700дән артык кеше керде

Tatar-inform.tatar 

2024 елгы сайлауда Россия Президенты Владимир Путинның үзен-үзе тәкъдим итүен хуплаучы сайлаучылар төркеменә 700дән артык кеше рәсми рәвештә теркәлгән. Сайлаучыларның инициатив төркеме җыелышы вакытында КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин шул хакта белдерде. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Читать дальше...

Махсус операциядә катнашучыларның балаларына КФУдан матди ярдәм күрсәтелергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның балаларына да Казан федераль университетыннан (КФУ) бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турындагы боерык килешүгә тапшырылган. Бу хакта «Татар-информ»да «Үзебезнекеләр турында кайгырту: махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм итү чаралары» темасына багышланган матбугат конференциясендә КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев сөйләде.

Читать дальше...

Дзержинск шәһәрендә Гаяз хәзрәт Закиров кубогына көрәш турниры була

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 17 декабрьдә, Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәрендә билбаулы көрәш буенча ачык беренчелек була. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтариятенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасыннан дүрт подрядчы читләштерелде

Tatar-inform.tatar 

Бөгелмәдә 2024 елга «Безнең ишегалды» программасыннан «Жилсервис» генподрядчысы читләштерелде. Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе компаниянең күпсанлы хокук бозуларына нигезләнеп карар кабул итте. ТР Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина шул хакта әйтте. Чараны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Читать дальше...

Кувейт әмире вафат булу сәбәпле, Владимир Путин кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

Кувейт әмире Наваф әл-Әхмәт әл-Джабер Ас-Сабах вафат булу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин кайгы уртаклашу белдерде. Телеграмма аның варисы кече энесе Мишааль әл-Әхмәт әл-Джабер Ас-Сабах адресына җибәрелгән.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Лучшей певицей жанра поп-опера по версии премии WOMAN AWARD стала Натали Орли


Казанның 7 нче балалар бакчасы мөдире «Россия тәрбиячеләре» конкурсында җиңде

Tatar-inform.tatar 

Казан вәкилләре «Россия тәрбиячеләре» конкурсында призлы урыннар яулады. Бүләкләү тантанасы Санкт-Петербургта шул ук исемдәге форумда узды. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда 12 яшьлек кызны мәсхәрә иткән педофил 14 ел колониягә хөкем ителде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда яшәүче ир-атны 12 яшьлек кызны мәсхәрә иткән өчен хөкем иттеләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Читать дальше...

Татар тел белеменә зур өлеш керткән галимнәрне Казанда халыкара чарада искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

15 декабрьдә Казан федераль университеты үткәрә торган Казан «Халыкара лингвистик саммит - 2023» кысаларында «Евразия гуманитар фәне контекстында татар тел белеме» фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция традицион рәвештә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында дүртенче тапкыр үткәрелә. Быел ул татар теле белемендә тирән эз калдырган, 2023 елда юбилеен билгеләп үткән галимнәргә багышланган иде.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Свёнтек разгромила Кырстю и вышла в 1/8 финала турнира WTA-1000 в Мадриде






В московском парке обнаружили тело мужчины с колото-резаными ранениями

Российский дзюдоист Башаев завоевал бронзу чемпионата Европы

Сотрудники Щелковского Водоканала устраняют последствия ливня

Тело мужчины нашли в лесопарковой зоне в районе Сокольники