Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Новости за 12.12.2023

Лениногорскиның Керкәле авылында киләсе ел символы - түбәтәйле Аҗдаһа ясаганнар

Tatar-inform.tatar 

Лениногорск районы Керкәле авылында 2024 елның символы - Аҗдаһа сыны барлыкка килде. Аҗдаһа өч башлы, түбәтәйле, гармунлы. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Атна уртасында Татарстанда акрынлап җылытачак

Tatar-inform.tatar 

Атна уртасында Татарстанда акрынлап җылытачак. Республикада җитди явым-төшемнәр көтелми, әмма синоптиклар көчле җил фаразлый. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга эшкә өстенлекле урнашу хокукын бирде

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин «РФ халкын эш белән тәэмин итү турында» яңартылган база законына имза куйды. Документтагы пунктларның берсе булып контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләргә, махсус хәрби операциягә үз теләкләре белән китүчеләргә, мобилизацияләнгәннәргә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына эшкә урнашуны өстенлекле тәртиптә тәэмин итү тәкъдим ителә.

Читать дальше...

АКШ Татарстанның өч компаниясенә карата санкцияләр керткән

Tatar-inform.tatar 

Америка Кушма Штатлары Россиягә каршы чикләү чараларын киңәйтте, санкция исемлегенә 200дән артык компания һәм 23 физик зат кертелгән. Алар арасында Татарстанның «Казанькомпрессормаш» АҖ, «Промтех-Казань» АҖ һәм «НПК «Аэрокон» ҖЧҖ бар.

Читать дальше...

Башкортстан шагыйрәсе Фирүзә Абдуллинаның шигырьләр җыентыгы чыкты

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанның танылган шагыйрәсе һәм җырлар авторы, Башкортстан һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы Фирүзә Абдуллинаның «Әнкәй сабаклары» («Әсәйем һабаҡтары») чираттагы шигырьләр җыентыгы чыкты. Яңа китап 14 декабрьдә шагыйрәнең туган ягы, Кырмыскалы районы Иске Бабич авылында Мәдәният йортында узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин Россия Конституциясенең 30 еллыгы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин РФ Конституция суды судьялары белән очрашты. Ул утырышны илебез Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулу белән котлаудан башлады. Трансляция Кремль Телеграм-каналында узды.

Читать дальше...



Татарстан синоптиклары аномаль салкыннар һәм көчле җил булуы турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда аномаль салкыннар саклануы, һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Россия мөселманнары Дини җыенында Мәңгелек утны сүндергән яшүсмерләргә җәзаны хупладылар

Tatar-inform.tatar 

Россия өчен изге символларны (Мәңгелек ут) мәсхәрәләүчеләр җәзага лаек, ә хокук бозучыларны миграция кагыйдәләрен бозган өчен илдән куып чыгару урынлы. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы мөфти Альбир Крганов белдерде. Нәкъ шулай итеп спикер Үзбәкстан яшүсмерләрен депортацияләү ихтималы турындагы язмаларны шәрехләде. ТАСС шул хакта яза.

Читать дальше...

Путин: Россиядә тиз үзгәрүчән вазгыять аркасында Конституциягә төзәтмәләр кирәк булды

Tatar-inform.tatar 

Ил эчендә дә, аннан читтә дә вазгыять белән бәйле рәвештә, 2020 елның җәендә илнең Төп законына төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү үткәрелде. Бу хакта РФ Конституция суды судьялары белән очрашуда Президент Владимир Путин әйтте.

Читать дальше...

«Татмедиа»да журналларны берәмләп сатуны өч тапкыр арттырулары турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

«Татмедиа» АҖ маркетплейслары һәм вендинг автоматлары ярдәмендә гомуми челтәр журналларын берәмләп сатуны өч тапкыр арттыра алды. Бу хакта бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков киосклар инфраструктурасын үстерү һәм басма продукцияне берәмләп сату павильоннары мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлдә хәбәр итте.

Читать дальше...

Долларның бәясе көз ахырыннан беренче тапкыр 89 сумга кадәр төште

Tatar-inform.tatar 

Сәүдә мәйданчыгында котировкалар буенча доллар Мәскәү биржасында 89,93 сумнан сатыла. Искәртик, соңгы тапкыр Америка валютасы 30 ноябрьдә 90 сумнан түбән төште һәм 89,45 сум булды.

Читать дальше...

Россия Үзәк банкы 5 мең сумлык яңа купюра белән бәйле мошенниклык схемасы турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

Россиядә яшәүчеләрне 5 мең сумлык яңа купюра белән гражданнарны алдаучы мошенниклар турында кисәттеләр. Россия Үзәк банкында хәбәр итүләренчә, аферистлар кешеләргә шалтыратып, яңа купюраларны тикшерергә кирәклеге турында хәбәр итә. Тикшерү өчен «хезмәткәрләр» корбаннарына телефонда махсус «Россия Банкы банкноталары» кушымтасын йөкләтеп алырга сорый.

Читать дальше...

Васил Шәйхразыев Барда авылында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь крае Барда авылына килде. Биредә Милли Шура рәисе Габдулла Тукай исемендәге скверда булды һәм бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Әлеге һәйкәл район хакимияте бинасы янында Барданың үзәк мәйданында куелган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Новости России
Москва

«Семь-Я» экономического будущего России – в МИЦ «Известия» обсудили перспективы отечественного бизнеса


Гүзәл Сәгыйтова: «Калеб» хәзер «Безнең җыр» иҗат лабораториясе белән дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ»да матбугат очрашуында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Калеб» яңа буын җыенының бүгенге эшчәнлеге турында сөйләде.

Читать дальше...

Нормативтан өч тапкыр ким: Татарстанда вакытлы матбугат сату өчен киоск дефициты күзәтелә

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда вакытлы матбугат сату өчен киоск һәм павильоннар җитми. Республикада алар барысы — 168, күбесе — Казанда. Бу хакта журналистларга Татарстан Басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар ассоциациясе президенты Венера Якупова хәбәр итте. Ул бу турыда киосклар һәм павильоннарда басма продукцияне ваклап сату инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлдә сөйләде.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто отец Дианы Джокович?






Сегодня в России отмечается День работника скорой помощи

Дмитрий Песков: заявления Польши о ядерном оружии вызвали страх даже в США

В Вашингтоне осознали, что страны Африки устали от США и все больше полагаются на Россию

Посол Армении в ЕС Балоян: Попытки подорвать интересы России на Кавказе будут самоубийственными