Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Новости за 08.12.2023

Лениногорск хәрбиенең әнисенә Батырлык ордены таныклыгы тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

Ватан Геройлары көне алдыннан бүген мэриядә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операциядә бурычын үтәгәндә һәлак булган Ренат Насыйбуллинның әнисенә Батырлык ордены таныклыгын тапшырды. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин онкология авыруларын ачыклаган табибларга түләүләрне арттырырга кушты

Tatar-inform.tatar 

Россиядә табиблар пациентларда онкология авыруларын ачыклаган очракта стимуллаштыру чараларын арттырачаклар. РФ Президенты Владимир Путин ярдәм вариантларын, шул исәптән белгечләргә түләүне арттырырга кушты.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин авыл халкына медицина ярдәменнән файдалану мәсьәләләре турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең җитмешенче, юбилей утырышы узды. Анда авыл халкына медицина ярдәменнән файдалану һәм инициативалы бюджетлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар Ассоциациянең 2024 елга эш планын раслады. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда 8 гыйнварга кадәр рөхсәт ителмәгән урында салют кулланган өчен штраф арта

Tatar-inform.tatar 

2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Биржада бензин һәм дизель ягулыгы бәясе кимегән

Tatar-inform.tatar 

АИ-92 маркалы бензинның бәясе 7 процентка яки тоннасына 41,6 мең сумга кадәр арзанайган. АИ-95 маркасының бер тоннасы 4 процентка — 46,34 мең сумга очсызланган. Мондый мәгълүматлар Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасыннан 2023 елның 8 декабренә карата килә. Бу — Россиянең Европа өлешендә уртача бәяләр, диелә мәгълүматта. Шунысы кызык, бу ягулык төрләре соңгы тапкыр 2023 елның февраль ахырында шулай бәяләнгән.

Читать дальше...

Айрат Мөбәрәкшин: Иреклеләр хәрәкәте – Путин хуплап ярдәм иткән юнәлешләрнең берсе

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путинның яңа срокка тәкъдим ителү турында карарын Татарстанның үзиреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге хуплый. Бу хакта «Татар-информ»га оешманың башкаручы директоры Айрат Мөбәрәкшин сөйләде.

Читать дальше...



Татарстаннан хәрби: ил белән Путиннан башка кем җитәкчелек итә алуын күз алдына китермим

Tatar-inform.tatar 

Чаллыдан 22 яшьлек Данила Абрамов 26 октябрьдә мобилизацияләнә. Кече лейтенант фикеренчә, Владимир Путин — бу авыр вакытта ил белән идарә итә алган бердәнбер кеше.

Читать дальше...

Игорь Бикеев Путин турында: Мондый дәрәҗәдәге сәясәтче – конкурентлы өстенлегебез

Tatar-inform.tatar 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның яңа срокка тәкъдим ителүе – Россия өчен зур уңыш. Икътисадны, дипломатияне, социаль һәм башка мәсьәләләрне яхшы белгән мондый дәрәҗәдәге сәясәтче, дөнья күләмендә хөрмәтле лидер – конкурентлы өстенлегебез. Казан инновацион университетының беренче проректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты, юридик фәннәр докторы, профессор Игорь Бикеев шул фикердә.

Читать дальше...

«Татарстанның ел укытучысы-2023»: Путин – илебезнең җитди лидеры

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путинның 2024 елгы Президент сайлавында катнашу нияте – көтелгән карар, чөнки ул бер шиксез илебезнең җитди лидеры һәм иң ачык кандидаты. Бу хакта «Татар-информ»га Иннополис лицеенда математика укытучысы, Татарстанның 2023 елда иң яхшы укытучысы исеменә лаек булган һәм «Россиянең ел укытучысы-2023» бәйгесендә призер булган Арман Костанян әйтте.

Читать дальше...

«ТР Студентлар лигасы» башлыгы: Яшьләр Путинны яңа срокка чыгаруга позитив карый

Tatar-inform.tatar 

Россия вузларында белем алучылар дәүләттән саллы ярдәм тоя, шуңа күрә яшьләр Россия Президенты Владимир Путинның яңа срокка тәкъдим ителү карарына позитив карый. Бу хакта «Татар-информ»га «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр оешмасы президенты Шамил Якупов хәбәр итте.

Читать дальше...

Ял көннәрендә Татарстанда -40 градус салкын булуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

Якын көннәрдә Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак. 9 һәм 10 декабрь төнендә һәм иртәсендә һава температурасы -30..-35 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән көнчыгыш һәм төньяк районнарда -40 градуска кадәр суытачак. Бу хакта республиканың Гидрометүзәгендә кисәтәләр.

Читать дальше...

Татарстанның «Красный Крест» оешмасы башлыгы: Путин Россияне алга алып бара

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путинны яңа срокка чыгару – коммерцияле булмаган оешмалар өчен позитив һәм мөһим адым, чөнки ул инде күп еллар шушы секторга һәм күп кенә социаль әһәмиятле проектларга ярдәмен күрсәтә. Ул илне алга этәрә, диде «Татар-информ» белән әңгәмә барышында «Российский Красный Крест» иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге башлыгы Зөлфия Сафина.

Читать дальше...

Җырчы Салават Путинның тәкъдим ителүе турында: Башка вариант була алмый

Tatar-inform.tatar 

Россиянең атказанган артисты, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Россия Президенты Владимир Путинның яңа срокка тәкъдим ителүен ничек бәяләве турында «Татар-информ»га сөйләде.

Читать дальше...

Блогер Путинны тәкъдим итү турында: Балалы гаиләләр өчен ярдәм проектлары артачак

Tatar-inform.tatar 

Безнең илдә балалы гаиләләргә һәм инвалидларга ярдәм буенча федераль проектлар актив гамәлгә ашырыла. Алар Россия Президенты Владимир Путин ярдәмендә киң колач җәя. Аның яңа срокка тәкъдим ителүе белән мондый инициативалар тагын да артачак дип саный Татарстан блогеры Алинә Гыймалтдинова.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Улан-Удэнский ЛВРЗ подвел производственные итоги первого квартала 2024 года


Матвиенко: Путинның сайлауларда катнашуын белдерүе россиялеләрнең соравына таянып ясалды

Tatar-inform.tatar 

Россия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Россия Президенты Владимир Путинның җаваплы карарлардан беркайчан да качмавын белдерде. Сайлауларда катнашуы турында белдергәндә, ул ил мәнфәгатьләреннән, аның гражданнарының реаль соравынан чыгып эш итә, дип ассызыклады Матвиенко.

Читать дальше...

КИУ ректоры Путинны тәкъдим итү турында: Дәүләт көче - көчле лидерда

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путинның киләсе 2024 елгы сайлауда катнашуы – бар кеше дә көткән карар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанлылар Яңа ел каникулыннан соң ук диспансеризация уза алачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы медицина учреждениеләре диспансеризация узарга теләүче гражданнарны кабул итүне яңа ел каникулларыннан соң башлаячак. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары һәм Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

Читать дальше...

Кулланылмаган ана капиталы февраль аенда 7,5 процентка индексацияләнә

Tatar-inform.tatar 

2024 елның 1 февралендә Социаль фонд ана капиталын әлегә файдаланмаган барлык гаиләләргә аның суммасын 7,5 процентка индексацияләячәк. Сертификатта акчаның бер өлешен саклап калганнарны да шундый ук индексация көтә. Кулланылмаган сумма никадәр күбрәк булса, индексациядән соң өстәмә шулкадәр югарырак булачак. Бу хакта Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рифат Фәттахов Путинны тәкъдим итү турында: Путинның мәдәнияткә игътибары - хөрмәткә лаек

Tatar-inform.tatar 

Бүген Россия Президенты Владимир Путин яңа президентлык срогына кандидатурасын тәкъдим итүе хакында хәбәр итте. Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов бу яңалыкны уңай бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, президентның мәдәнияткә зур игътибар бирүе Владимир Путинның кандидатурасын яклауга һәм хуплауга лаеклы итә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Дарья Касаткина

Теннисистка Касаткина заявила, что скучает по России, но пока не может приехать






Акция «Диктант Победы» началась в Музее Победы

Светлана Петрова — «Лучший эксперт по управлению семейным капиталом» премии WOMAN AWARD 2024

Самые зеленые районы Москвы: где гулять весной?

На банковской конференции АБР обсудят финансирование структурной трансформации экономики и отраслевые драйверы роста