Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Новости за 31.12.2023

Алабугада танылган рәссам Шишкинның әтисенә һәйкәл куелды

Tatar-inform.tatar 

Алабугада Ленин мәйданында танылган рәссам И. И. Шишкинның әтисе Иван Васильевич Шишкинга һәйкәл куелган. Ул шәһәрнең туристик коды проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килде. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.

Читать дальше...

Бөгелмәдән хәрби операциягә тагын бер автомобиль җибәрделәр

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операция зонасына Бөгелмә районыннан «Нива» автомобиле җибәрделәр. Аны отпускка кайткан алгы сызыктагы якташларга тапшыралар. Бу хакта «Бөгелмә» газетасы яза.

Читать дальше...

Әлмәттә триатлон үзәге ачарга планлаштыралар

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт районы башлыгы триатлон үзәге концепциясенә заказ бирелүе һәм эшне Россия конструкторлык бюроларының берсе башкаруы турында сөйләде. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте, дип яза «Әлмәт таңнары» газетасы.

Читать дальше...

Коробченко: Татарстан пилотсыз авиация буенча илкүләм проектны эшләтеп җибәрүгә әзер

Tatar-inform.tatar 

Татарстан «Пилотсыз авиация системалары» яңа илкүләм проектын эшләтеп җибәрү өчен кирәкле барлык материалларга, шул исәптән пластик һәм электроникага ия. Бу хакта социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү һәм икътисадны үстерү буенча киңәшмәдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко сөйләде.

Читать дальше...

Гаилә елына багышлап, Чувашиядә Гаилә фестивале узачак

Tatar-inform.tatar 

2024 елның мартында Чувашиядә традицион мәдәниятнең «Буыннарны бәйләүче бәйрәм» республика Гаилә фестивале узачак. Ул 10 нчы тапкыр уздырыла. Ун ел рәттән Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте әлеге бәйрәмне оештыра. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин хакыйкать һәм гаделлек өчен көрәшүче махсус операция хәрбиләренә рәхмәт белдерде

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә рәхмәт белдерде һәм бөтен ил хуплаган геройлар белән горурлануын әйтте.

Читать дальше...



Вице-премьер Марат Хөснуллин Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтендә булды

Tatar-inform.tatar 

Бәйрәм алдыннан, 30 декабрьдә, Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы вице-премьерны 2024 елга хөкүмәт алдында торган күп кенә дәүләт бурычларының үрнәк рәвештә тәмамлануы белән котлады. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Татарстанлыларны бозлавык һәм кар өемнәре көтә

Tatar-inform.tatar 

Яңа ел төнендә Татарстанда көчле җепшек кар, карның өслекләргә ябышуы, буран һәм күз күременең 1000 метрдан кимрәк булуы көтелә. 31 декабрьдә һәм 1 гыйнвар иртәсендә урыны белән тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк көчле җил, юлларда бозлавык, кар өемнәре булу ихтимал.

Читать дальше...

Кондратьев: 2024 ел Россия һәм Татарстан сайлау системасы өчен үзенчәлекле ел булачак

Tatar-inform.tatar 

Яңа 2024 ел Россия һәм Татарстан сайлау системасы өчен үзенчәлекле булачак. Бу хакта сайлаучыларны котлавында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.

Читать дальше...

Путин гражданнар бердәмлеген Россия киләчәгенең иң ышанычлы нигезе дип атады

Tatar-inform.tatar 

Җәмгыятьнең бердәмлегендә илнең киләчәге ята, нәкъ менә Россиянең күпмилләтле халкы Ватанның киләчәген булдыра һәм тормышка ашыра. Бу хакта Президент Владимир Путин үзенең Яңа ел мөрәҗәгатендә әйтте.

Читать дальше...

Кремль фонында Путин россиялеләргә традицион Яңа ел юлламасы белән мөрәҗәгать итте

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин традицион рәвештә Кремль фонында Яңа ел мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. Чыгышны беренче булып Камчатка һәм Чукотка халкы карады, анда Мәскәү вакыты белән аерма плюс 9 сәгать тәшкил итә.

Читать дальше...

Гастроэнтеролог: Чикләнмәгән күләмдә мандарин ашау сәламәтлек өчен куркыныч

Tatar-inform.tatar 

Чикләнмәгән күләмдә мандарин ашау сәламәтлек өчен куркыныч. Бу хакта «Медицина» акционерлык җәмгыяте табиб-гастроэнтерологы, медицина фәннәре кандидаты Евгений Белоусов сөйләде, дип яза «Российская газета».

Читать дальше...

БРИКС уеннарына Казанда Гимнастика үзәген һәм тагын дүрт спорт объектын ремонтлаячаклар

Tatar-inform.tatar 

Татарстан башкаласында Гимнастика үзәген һәм тагын дүрт спорт объектын БРИКС уеннарына әзерләүгә 1 млрд 341 млн сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Тиешле тендерлар дәүләт сатып алулары сайтында чыккан.

Читать дальше...

Новости России
Москва

звезды шоу-бизнеса посетили весеннюю неделю моды estet fashion week


2023 елда Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме 3 процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда сәнәгать җитештерүенең көтелгән индексы 103 проценттан артык тәшкил итәчәк. 4,7 трлн сумлык продукция җибәрелгән. Бу хакта социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү һәм икътисадны үстерү киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко сөйләде.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: 2023 ел өмет һәм сынауларга тулы булды

Tatar-inform.tatar 

Россиядә 2023 ел һәркемнең күңелендә калачак өметләр һәм сынаулар, казанышлар һәм мөһим вакыйгалар белән тулы булды. Әмма авырлыкларга карамастан, халкыбызда бердәмлек һәм үзара ярдәм хисләре үзгәрешсез калды. Татарстанлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA озвучила Елене Рыбакиной условия для становления второй ракеткой мира






Спецпроект «Четвероногий друг» стартовал в Москве в рамках фестиваля «Пасхальный дар»

В Москве задержали 10 нелегалов среди сотрудников аэропорта Шереметьево

Куда отправиться на майские: топ-6 направлений для россиян без загранника и визы

Пешеходные дорожки обновят по ФКГС в сквере Иконникова в Сормове