Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Новости за 05.12.2023

Путин: «Беренчеләр хәрәкәте» 4 миллионнан артык кешене берләштерде

Tatar-inform.tatar 

2022 елның апрелендә төзелгән «Беренчеләр хәрәкәте» 4 миллионнан артык тарафдарны берләштерә. Бу хакта Пятигорскида хәрәкәтнең күзәтү советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

Читать дальше...

Песошин «Татэнерго» Директорлар советы утырышын уздырды

Tatar-inform.tatar 

2023 елның 1 октябренә Татарстанда дебиторлык бурычы 2,048 млрд сум тәшкил итте. Гомумән алганда, 2022 елның 1 октябреннән соңга калып түләү 76 млн сумга кимегән булса, агымдагы елда 21 млн сумга үсеш күзәтелә. Бу саннар ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган «Татэнерго» Директорлар советы утырышында яңгырады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда менталь тайпылышлы кешеләрне эшкә урнаштыруда ярдәмгә чыгымнар расланды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2024-2026 елларга «Эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү» хезмәтенә чыгымнарның җан башына нормативы расланды. Бер хезмәт өчен ул 40 272 сум 64 тиен булыр дип көтелә. Тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Читать дальше...

Эксперт: Өлкәннәрне тәрбияләү мәсьәләсе Татарстанда көннән-көн актуальләшә бара

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда гомер озынлыгы арту өлкән яшьтәгеләрне тәрбияләү системасын үстерү турындагы мәсьәләне актуальләштерә. Бу юнәлеш Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшендә 2024 елда өстенлекле булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге директоры Ольга Гончарова хәбәр итте.

Читать дальше...

Йолдыз Миңнуллина Уфада татар яшьләрен әдәби кичәгә җыйды

Tatar-inform.tatar 

«Башкортстанның татар яшьләрен Йолдыз Миңнуллина белән якыннанрак таныштырырга теләдек, чөнки аның шигырь язу стиле башкалардан аерылып тора һәм ул яшьләргә кызыклы», - диде кичәне оештыручы Илсур Илһамов.

Федерация Советында халыкның мәшгульлеге турында төп законның яңа редакциясен хупладылар

Tatar-inform.tatar 

Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты «Россиядә халыкны эш белән тәэмин итү турында»гы төп законның яңа редакциясен хуплады. Закон проектында махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына эшкә урнашуга өстенлекле хокук бирергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...



Татарстан телевидениесе ветераны Валентина Бохараева вафат

Tatar-inform.tatar 

Татарстан телевидениесе ветераны Валентина Бохараева вафат булган. Мәгълүматны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында һәм Роста партиясе матбугат хезмәтендә расладылар.

Читать дальше...

Мобилизацияләнгәннәрнең туганнары: Путин белән "туры элемтәгә" кадәр басып алу өчен сугышчыларны Авдеевкага һөҗүмгә ташлыйлар

Azatliq.org 

"[Владимир Путинның] "туры элемтә"сенә һәм Яңа елга куалар. Ниндидер нәтиҗә кирәк. Бөтенесе Авдеевканы алабыз да, алга таба сөйләшүләр булачак дип әйтә", дип сөйли бер мобилизацияләнгән хәрбинең хатыны.

Дәүләт Думасы беренче укылышта социаль банк кертемнәре турында проект кабул итте

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы беренче укылышта аз керемле гражданнарга 50 мең сум күләмендә социаль банк кертемнәре ачарга мөмкинлек бирә торган закон проектын кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

2023 елда Россиядән хаҗга баручылар саны билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

Быел Россиядән Согуд Гарәбстанына хаҗга 25 меңгә якын кеше барган. Бу саннар белән Россия Президентының халыкара эшләр буенча ярдәмчесе Юрий Ушаков уртаклашты. РИА Новости шул хакта яза.

Читать дальше...

Татар гүзәлләре «Мордовия татар кызы» конкурсында үз осталыкларын күрсәтүне дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

«Мордовия татар кызы - 2023» республика конкурсы дәвам итә. Атна дәвамында Ислам мәдәни үзәге мәйданчыгында катнашучылар татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре өлкәсендә белемнәрен арттыруны дәвам итте. Алар өчен татар гаиләсе кыйммәтләре буенча тренинг үткәрелде. Бу хакта «Мордовия» ДТРК хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 42 сумга кадәр артачак дип фаразлана

Tatar-inform.tatar 

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе кыйммәтләнергә мөмкин. Якынча бәя: билет өчен акчалата түләгәндә — 42 сум һәм карта белән түләгән очракта — 38 сум. Бу хакта Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерде, дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...

Новости России
Москва

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)


Казанның баш архитекторы: Җәмигъ мәчете суда булыр дип өметләнәм

Tatar-inform.tatar 

Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина Казанда Җәмигъ мәчете су территориясе янында төзеләчәгенә өметләнә. Бу хакта ул «Казаныш» халыкара форумының пленар утырышында әйтте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

Читать дальше...

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Казанны «шәһәрләр үсеше үрнәге» дип белдерде

Tatar-inform.tatar 

Казан шәһәрләр үсешенең яхшы үрнәге булып тора. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин «Казаныш: отражение идентичности» халыкара архитектура-төзелеш форумында катнашучыларны телекүпер аша сәламләү барышында белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.

Читать дальше...

Финанс министрлыгы ташламалы ипотека кертеме күләмен 30 процентка күтәрергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Россия Финанс министрлыгында ташламалы ипотека буенча беренчел минималь кертем күләмен 30 процентка кадәр күтәрергә тәкъдим иттеләр. Ведомствоның тагын бер тәкъдиме: әлеге дәүләт программалары буенча халыкка кредит бирүче банклар ала торган субсидияләрнең чик күләмен 0,5 процент пунктка киметү.

Читать дальше...

Юстиция министры махсус операциядә катнашучыларга юридик ярдәм алу ысулын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядә катанашучылар һәм аларның гаиләләренә юридик ярдәм алу өчен иң яхшысы — «кайнар элемтә» номерына шалтырату яки шәхси кабул итүгә язылу кирәк. Бу хакта махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә юридик ярдәм темасына багышланган онлайн-трансляциядә Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA озвучила Елене Рыбакиной условия для становления второй ракеткой мира






Андрей Воробьев: «День добрых дел» объединил учащихся Подмосковья

Более 1,6 тысячи жителей Пушкинского написали «Диктант Победы»

Подмосковные ученики победили на всероссийской школьной олимпиаде

Пассажиры «Мострансавто» более 2 млн раз проехались до аэропортов с начала года