Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

«Иделем акчарлагы» бәйгесенең Гран-приена Балтачтан Гөлзилә Фәхретдинова лаек булды

0
«Иделем акчарлагы» бәйгесенең Гран-приена Балтачтан Гөлзилә Фәхретдинова лаек булды

Бүген, 3 декабрьдә, Татар китабы йортында «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Быел бәйгедә барлыгы 68 кеше катнашкан, аларның 25е жюри тарафыннан югары дип бәяләнгән, Балтач районыннан Гөлзилә Фәхретдинова шигырьләре Гран-прига лаеклы дип табылган.

Узган ел белән чагыштырганда, быел «Проза» номинациясендәге әсәрләр көчлерәк булган. Бәйгенең жюри әгъзасы, язучы, шагыйрь, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов яшьләр беренче әсәрләреннән үк зуррак жанрларга тотынуларын әйтте.

«Әдәбиятка шактый әзерлекле прозаиклар килә. Алар беренче әсәрләреннән үк зуррак жанрларга тотыналар: повесть, бәян язалар. Әсәрләрендә җитди проблемаларны күтәрәләр. Әйтик, социаль, гаиләдәге, өлкәннәр һәм яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр еш чагыла. Иң сокландырганы – яшьләр үз тормышлары турында яза. Быелгы эшләрне укыганда, язучы буларак, үземә бик күп материал алдым. Аларда мәхәббәт темасы да бар. Берара ул юкка чыгып торган иде. Тема булгач, димәк, хис тә бар дигән сүз. Яшьләр безнең чордагы мәхәббәт традициясен дәвам итә», – диде ул.

«Проза» номинациясенә килгән эшләргә бәя биргән икенче жюри әгъзасы – Татарстан китап нәшрияты медиа-продюсеры Гөлүсә Закирова киләчәктә Татар китап нәшрияты яшь язучыларны җәлеп итү юнәлешендә актив эш алып барачагын һәм яңа проектлар барлыкка киләчәген әйтте.

«Шигърият» номинациясенә килгән эшләрне Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех һәм шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөхәррире Рифат Сәлах укыган. Алар конкурста берничә ел рәттән катнашучыларның иҗатында үсеш сизелгәнен белдерде. Рифат Сәлах Арча районыннан Адилә Әхмәтҗанованы мисал итеп китерде.

«Ул узган ел икенче урынны алган иде, быел менә беренче урынга лаек булды. Аның иҗатында үсеш сизелә. Гомумән бу конкурска килгән һәр катнашучы безнең белән үсеп китә дип саныйм. Кайберләрен инде без каләмдәшләребез итеп күрәбез. Иҗатлары белән танышкач, «Мин болай яза алмас идем», - дип сокланган чакларым булды. Андыйлар беренче, икенче урынга лаек дип табылдылар», - диде Рифат Сәлах.

Ул шулай ук конкурста 14-17 яшьлекләр өчен аерым категория барлыкка килүен әйтте.

«Быел конкурста 14-17 яшьтәгеләр дә аерым категориядә катнашты. Мин моны бик хуплыйм, чөнки без шул рәвешле әдәбиятка мәктәп укучыларын да тартабыз. Һәм ул бик кызык нәтиҗәләргә китерә. Тагын шунысын әйтергә кирәк, быел егетләрдән милләт темасына язылган шигырьләр килде. Аларның төпле фикерле, кыю булуына сөендек», - диде Рифат Сәлах.

Быел шулай ук «Драматургия» номинациясендә катнашучылар саны арткан. Әсәрләрне жюри әгъзалары – әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог Әлфәт Закирҗанов һәм «Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин укыган. Бүген бүләкләү тантанасында Рөстәм Галиуллин җиңүчеләргә теләкләрен әйтте.

«Бу конкурста катнашучылар безнең әдәбиятыбызның киләчәге генә түгел, алар – бүгенгебез. Мине быел «Драматургия» номинациясенә керткәннәр. Минемчә, драматургия ул иң күп көч сорый торган жанр. Чөнки автор тормышны белергә, геройларны сөйләштерергә тиеш. Драматурглар иң җаваплы, талантлы кешеләр дип саныйм. Шушы конкурста җиңүчеләрнең спектакльләре зур театрларда гөрләп барыр дип ышанам», - диде ул.

Быелгы «Иделем акчарлагы» бәйгесенең җиңүчеләре:

«Поэзия» номинациясе:

Гран-при – Гөлзилә Фәхретдинова (Балтач районы)

14 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Рәйсә Абдуллина (Балтач районы)

2 урын – Алинә Шәехова (Актаныш районы)

3 урын – Ильсур Мифтахов (Әлмәт районы)

18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Адилә Әхмәтҗанова (Арча районы)

2 урын – Айрат Шамс (Мөслим районы)

3 урын – Альбина Саетова (Актаныш районы)

3 урын – Айзат Вахитов (Саба районы)

Кызыксындыру бүләге – Ильяс Хаҗиев (Кукмара районы)

«Проза» номинациясе:

14 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Әмир Фәрхуллин (Мамадыш районы)

2 урын – Зилә Гайнуллина (Алабуга районы)

3 урын – Ләйлә Нуриева (Актаныш)

18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Гөлфия Галәветдинова (Арча районы)

2 урын – Ихтыяр Кыямов (Казан)

3 урын – Айлия Хаҗиева (Саба районы)

«Балалар әдәбияты» номинациясе:

1 урын – Исламия Халикова (Лаеш районы)

2 урын – Таңчулпан Гыйлаҗова (Теләче районы)

3 урын – Ләйсән Абдрахманова (Кайбыч районы)

Кызыксындыру бүләге – Айзилә Абдрахманова (Кайбыч районы)

«Драма» номинациясе:

2 урын – Айрат Шамс (Мөслим районы)

3 урын – Ралина Хәбирова (Әгерҗе районы)

  • «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан уздырыла.
  • Чараның төп максаты: татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматургларны барлау, аларны берләштерү һәм иҗатларын активлаштыру.
  • Бәйгегә килгән эшләргә шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглардан торган мәртәбәле жюри бәя бирә, җиңүчеләрне билгели. Иҗади мәктәптә язучы-шагыйрьләр белән очрашулар уза; жюри әгъзалары тарафыннан мастер-класслар, катнашучыларның әсәрләрен анализлау оештырыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг






Москва экспортирует сладости в 50 стран мира

Башкан Гагаузии Гуцул приняла участие в параде Великой Победы 9 мая в Москве

Медведев полностью восстановился после травмы на турнире в Мадриде

Чебоксарец получил штраф в полсотни тысяч рублей за свалку на своем участке