Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Казанны «шәһәрләр үсеше үрнәге» дип белдерде
Казан шәһәрләр үсешенең яхшы үрнәге булып тора. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин «Казаныш: отражение идентичности» халыкара архитектура-төзелеш форумында катнашучыларны телекүпер аша сәламләү барышында белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.
«Мин күп еллар Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләдем. Шәһәрнең аякка басуы һәм үсеше минем күз алдымда узды: тарихи үзәкне торгызу, авария хәлендәге торакны бетерү, архитектура һәйкәлләре белән», - дип сөйләде Хөснуллин.
Аның сүзләренчә, Казанның тарихи мирасны саклау һәм яңа объектлар төзүдә зур тәҗрибәсе бар. Вице-премьер шулай ук искәрткәнчә, Татарстан башкаласында елдан-ел миллионнан артык квадрат метр торак төзелә.
- «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумы Казанда 5-7 декабрьдә уза һәм 2024 елның октябрендә Казанда узачак БРИКС илләре саммиты алдыннан үткәрелә. Зур урбанистик конгресста 7 илнең чит ил делегатлары катнаша. Алар - зур шәһәр мэрлары, архитекторлар, урбанистлар һәм башка халыкара белгечләр. Аерым алганда, Россиядән 200дән артык спикер, БРИКС илләре - Кытай, Иран, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белгечләре.