Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Төркиянең Казандагы консулы: Төрекчә каһвә әзерләү тормышыбызда мөһим урын алып тора

0
Төркиянең Казандагы консулы: Төрекчә каһвә әзерләү тормышыбызда мөһим урын алып тора

Татарстан Милли китапханәсендә Төркиянең баш консуллыгы төрекчә каһвә әзерләү культурасына багышланган чара үткәрде.

«Төрекчә каһвә әзерләү тарихта беренче тапкыр матди булмаган мәдәни мирас дип танылды. Башка каһвәләрдән ул әзерләү һәм кешеләргә тәкъдим итү ысулы белән аерылып тора. Аны әзерләү, пешерү, тәкъдим итү шулай ук мәдәни ритуалның бер өлеше. Төрек каһвәсе көндәлек тормышыбызда мөһим урын ала. Аның турында җырлар, хикәяләр языла. Ул җәмәгать, гаилә чараларының аерылгысыз өлеше: никахлашу тантанасы, кунакка бару һ.б. чараларда кулланыла», - диде Төркиянең Казандагы баш консулы Угур Йылмаз.

Аның әйтүенчә, төрекчә каһвә эчү - төрек мәдәниятенең аерылгысыз өлеше һәм 500 ел дуслык, традицияләр һәм мәдәни багланышларның гәүдәләнеше булып тора. «Төрекләр каһвә турында 1550 елларда белеп ала, ул вакытта Йемен губернаторы Оздемир-паша аны Истанбулга алып килә. Эвлия Челеби сәяхәтнамәсендә XVI гасыр ахырында Истанбулда 55 каһвәханә һәм 200гә якын каһвә кибете булганлыгын искә ала», - диде ул чыгышында.

«Европада төрекчә каһвә әзерләү культурасы белән беренче булып 1669 елда төрек илчесенең йортына килгән француз элитасы вәкилләре танышкан. 1683 елда Венада төрекләр 500 капчык каһвә калдырып китә, ул баштан Европада, аннары Америкада тарала. Бүгенге көндә төрекчә каһвә әзерләү бөтен дөньяда бәя алган. Ул 4.6 рейтингы белән дөньядагы иң яхшы каһвә әзерләү төрләренең берсе дип танылды. Американың Вирджиния штатындагы Александрия шәһәре мэры күптән түгел 5 декабрьне Бөтендөнья төрекчә каһвә әзерләү көне дип игълан итте», - диде Угур Йылмаз.

2013 елның декабрендә төрекчә каһвә әзерләү ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә «сакланырга тиешле мәдәни мирас» буларак кертелгән.

  • Чарада кунаклар төрекчә каһвә әзерләүнең тарихы, ысуллары турында белде, лукум, каһвә, пәхләвә һәм башка төрек тәм-томнарын татып карады. Чара Чара Татарстанның мәдәният министрлыгы, Татарстан Милли китапханәсе ярдәме белән оештырылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме






Ведущими свадебной церемонии молодоженов из Воронежа станут Алексей Чумаков и Юлия Ковальчук

"Этажи": средняя стоимость аренды квартир в России за год выросла на треть

Самарские «Крылья Советов» проиграли «Ахмату»

Чем жили. За биржу грех не выпить!