Путин әнисенең балачакта аны почмакка бастыруын искә төшерде
«Беренчеләр хәрәкәте» күзәтчелек советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин балачактагы хатирәләре белән уртаклашты.
«Миннән балачак хатирәләре турында сорадылар. Минем өчен көтелмәгән сорау. Башыма беренче килгән әйбер - әни мине почмакка бастырды. Гафу үтенәсеңме, юкмы, дип сорады», - дип искә төшерде ул һәм вакыйганың татулашу белән тәмамлануын әйтте.
Ана мәхәббәте һәрберебезне гомер буе озата бара, дип нәтиҗә ясады Путин. «Менә бу тәрбия инде», - дип йомгаклады ул.