Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Шатлык» фольклор ансамбленең юбилей концерты узачак
«Шатлык» балалар фольклор ансамбле 1998 елда Мәскәү шәһәре төньяк-көнчыгыш округының этномәдәни татар компоненты булган 959 нчы мәктәптә оештырыла. 2003 елдан ул үз эшчәнлеген Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы Татар мәдәни үзәгендә дәвам итә. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте яза.
Ансамбль репертуарында мөнәҗәтләр, татар халык җырлары, кырым татарлары җырлары, шулай ук совет һәм хәзерге композиторлар җырлары бар.
«Шатлык» ансамбле 2007, 2008 һәм 2009 елларда Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы Сандугач» III-IV һәм V ачык бәйге-фестивальләрендә 3 нче урынны ала, ә 2023 елда беренче урынга лаек була.
Ансамбль даими рәвештә татар концерт программаларында чыгыш ясый, Мәскәү Татар мәдәни үзәге үткәргән барлык чараларда катнаша. Шулай ук Мәскәү тирәсендәге мәйданчыкларда, Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук Санкт-Петербург, Кырым, Татарстан башкаласы Казанда татар мәдәниятен һәм сәнгатен пропагандалап, Мәскәү шәһәре төрле мәдәни-белем бирү программаларында һәм халык иҗаты фестивальләрендә катнаша.
Ансамбль җитәкчесе — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Зәмзәмия Сәхабетдинова, диелә хәбәрдә.