Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Тихомиров исемендәге премия тапшыру тантанасында катнашты

0

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Б.И.Тихомиров исемендге премия тапшыру тантанасында катнашты. Чара «Технодинамика» АҖ (Мәскәү) территориясендә узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Борис Иванович Тихомиров исемендәге сәнәгать төзелеше һәм проектлау өлкәсендә премия сәнәгать билгеләнешендәге объектларны проектлау һәм төзү үсешенә һәм алдынгы инженер, проект, техник һәм технологик хәл ителешләрне гамәлгә кертүгә зур өлеш керткән эшләр өчен бирелә.

Премия төзелеш тармагының кадрлар потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән. Ул катнашучылар өчен югары стандартлар билгели, алар нык нигез һәм күренекле проектлаучы Борис Тихомировның шәхси үрнәге белән салынган. Премияне Ростех дәүләт корпорациясе, РФ Төзелеш министрлыгы, шулай ук Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә, «Россия машина төзүчеләр берлеге» белән берлектә, «Технодинамика» холдингы оештыра.

«Бу чара илебездә танылган күренекле җитәкче һәм җәмәгать эшлеклесе Борис Иванович Тихомиров истәлегенә багышлана. Аның үз эшенә тугрылыгы һәм тырышлыгы - безнең барыбыз өчен дә яхшы үрнәк. Ул һәм аның командасы иң заманча таләпләргә җавап бирүче гражданлык һәм сәнәгать объектлары йөзендә зур мирас калдырдылар», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Быел җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнде (аларның һәрберсендә өчәр призер). Беренче урын өчен матди бүләкләү күләме 800 мең сум, икенче урын өчен 600 мең сум тәшкил итте, өченче урынны алучылар 400 мең сум алды. «Күпьеллык хезмәте һәм һөнәренә тугрылыгы өчен» номинациясендә җиңүчеләргә 500 мең сум акча тапшырылды.

«Сынау базасын булдыруга керткән өлеше өчен» номинациясендә Ростех предприятиеләренең берсендә Старцев Семен, Пивоваров Дмитрий, Маланин Александр, Сократов Никита составындагы авторлык коллективы җиңүче булды. Экспертлар аларның авиация очыш җайланмаларын сынау өчен стенд җиһазлары комплексын булдыру буенча эшләрен билгеләп үттеләр.

«Сәнәгать билгеләнешендәге объектларны проектлауга керткән өлеше өчен» номинациясендә Миронов Артур, Колесникова Елена, Саркисян Елизавета составындагы «Гипронииавиапром» АҖ авторлык коллективы җиңүче дип танылды. Жюри «Курчатов институты» фәнни-тикшеренү үзәгенең плазма технологияләренең эксперименталь-стенд базасын реконструкцияләүгә һәм техник яктан яңадан коралландыруга багышланган эшен югары бәяләде.

«Сәнәгать билгеләнешендәге объектлар төзүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә беренче премиягә «Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты (илкүләм тикшеренү университеты)» авторлык коллективы ия булды. Жердев Анатолий, Бондаренко Виталий, Куприянов Максим, Губин Михаил, Парфенов Ярослав югары чиста неонны аерып чыгару проектын тәкъдим иттеләр.

«Алдынгы технологияләрне һәм инновацион карарларны керткән өчен» номинациясендә линия объектларын мәгълүмати модельләштерү эше иң яхшысы дип танылды. Проект «Пермь шәһәрен төньяктан тимер юлда урап чыгу»ны үстерү кысаларында гамәлгә ашырыла (3 этап).

«Иң яхшы фәнни эш» номинациясендә «Чикләнгән статистик мәгълүматлар булганда төзелеш һәм машина төзелеше конструкцияләре элементларының ышанычлылыгын ихтималлык анализлауның яңа ысулларын тикшерү һәм эшләү» проекты җиңде. Авторы - Вологда дәүләт университетыннан Сергей Соловьев һәм Анастасия Соловьева.

«Күпьеллык хезмәте һәм һөнәренә тугрылыгы өчен» номинациясендә премия лауреатлары булып сәнәгать объектларын проектлау һәм төзү үсешенә аерым өлеш керткән оешмаларның атказанган хезмәткәрләре һәм ветераннары танылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году






В Москве появится более 16 тысяч рабочих мест благодаря городской программе МПТ

Врач Асанов рассказал, какие блюда из фастфуда не вредят здоровью

Столичные биологи рассказали, какие животные попадают в объективы фотоловушек

Мужчине выстрелили в лицо из пистолета в торговом центре в Москве