Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Татарстан мөфтие колонияләрдә дин тотучылар өчен итсез меню кертергә тәкъдим итте

0
Татарстан мөфтие колонияләрдә дин тотучылар өчен итсез меню кертергә тәкъдим итте

Бүген, 7 декабрьдә, Мәскәүдә Россия Динара советы Президиумының юбилей утырышы узды. Җыелыш Россия Динара советы оешуның 25 еллыгына багышлап Мәскәү һәм бөтен Россия Патриархы Кирилл рәислегендә үтте. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Камил хәзрәт Патриарх Кириллга ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан Митрополиясе арасында алып барылган үзара яхшы багланышларга теләктәшлек иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Мөфти Рус православие чиркәве башлыгына колонияләрдәге дин тотучылар өчен итсез ризыклы меню мөмкинлеген кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Камил хәзрәтнең әлеге үтенече шуның белән бәйли ки, төрмәдә утырган дин тотучы мөселманнар өчен ризыкның хәләл булуы мөһим, ә составында ит булмаган меню дингә карамастан барлык тоткыннарның да ихтыяҗын канәгатьләндерә алыр иде.

«Хәзрәтләр һәм батюшкалар республика тоткыннары арасында аңлату эшләре алып бара. Алар дини тәрбия белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, үгет-нәсыйхәт кылалар, дин белән бәйле сорауларга җавап бирәләр, рухи ярдәм күрсәтәләр. Әмма әлегә төрле сәбәпләр аркасында без туклану мәсьәләсен хәл итә алмыйбыз», - диде ул.

Патриарх Кирилл Камил хәзрәтнең тәкъдимен уңай кабул итте һәм Россия Динара советы хакимиятләр белән бу тема өстендә эшләячәк, дип белдерде. «Әгәр тоткыннарның теләге бар икән, аларга ураза тоту мөмкинлеге бирергә кирәк», – диде ул һәм тиешле йөкләмәне Владимир Легойдага тапшырды.

Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме






Ночная авария в Ступино унесла жизнь 16-летней девушки

Развожаев возмутился сравнению Севастополя с дырой в эфире канала «Пятница!»

Аналитики оценили изменение высоты новостроек в городах России за 5 лет

Поезд раздавил 17-летнего подростка в Московской области