«Ихлас» мультимедиа мәктәбенең беренче чыгарылышына нәтиҗә ясалды
«Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары тарафыннан оештырылган «Ихлас» мультимедиа мәктәбенең беренче чыгарылышына нәтиҗә ясалды. Остазларны һәм җиңүче шәкертләрне бүләкләү тантанасы «Адымнар» мәктәбендә узды.
«Биредә Татарстанның бөтен районнарыннан диярлек катнашучылар җыелды. Суык безне куркытмый. Без белемгә омтылабыз. Без туган телебезне яратабыз», – диде журналларның баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина салкыннан курыкмыйча очрашуга килгән балалар турында.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Ихлас» мультимедиа мәктәбе ул өйдә, балалар бакчасында, мәктәптә бирелгән белемгә өстәмә альтернатив уку. Дәресләр ел дәвамында барды. Ел башында «Привет» дип җавап биргән балаларның ел ахырында телләре ачылып безнең белән татарча сөйләшә башлады», дип дәвам итте ул.
«Ихлас» мультимедиа мәктәбе кысаларында «Күңелле әлифба», «Тылсымлы рәсем», «Балачак әдипләре» һәм «Мин журналист булам» дәресләрендә белем бирелгән.
«Күңелле әлифба» проектында актив катнашучыларны әлеге дәресләрне алып баручы Гөлфия Габдуллаҗанова бүләкләде.
«Мин журналист булам» дәресләрен алып баручы журналистларны котларга сәхнәгә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чыкты. Ул оештыручыларга һәм редакциянең баш мөхәррире Зилә Фәйзуллинага рәхмәт әйтте. «Мондый эшне яратып кына эшләп була», диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Мин журналист булам» дәресләрен Миңназыйм Сәфәров, Алсу Исмәгыйлева, Радик Сабиров, Илдар Кыямов һәм башкалар алып барган.
«Бөтен дөнья интернетка күчте, мәгърифәт тарату эше дә интернетка күчә бара. Айдар Сәетгәрәй ул интернет аша балаларны тәрбияләү идеясе белән чыкты – рәхмәт аңа!», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков. Ул җиңүче балаларга бүләкләр тапшырды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Балачак әдипләре» дәресләрен алып барган язучыларны һәм катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров котлады. «Һәр проект җанлы, һәр проект йөрәктән йөрәккә барып җитә. Бүген зур язучыларыбыз биредә утыра һәм балалар алар янына килеп фотога төшә икән, бу эшебезнең актуальлеге турында сөйли», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Балачак әдипләре» дәресләрендә халык язучысы Рабит Батулла, язучылар Галимҗан Гыйльманов, Йолдыз Шәрапова, Рафис Корбан, Зиннур Хөснияр, Ләбиб Лерон, Рифат Сәлах һәм башкалар катнашкан.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
- Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылган.