Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Миңнеханов «Бердәм Россия» турында: Зур дәүләт бурычларын хәл итә алырлык башка көч юк

0

«Бердәм Россия» партиясенең иңнәрендә зур җаваплылык ята, чөнки илдә масштаблы дәүләт проектларын нәтиҗәле башкарырга сәләтле башка сәяси көч юк. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов партиянең Татарстан бүлекчәсенең XXXV конференциясендә белдерде.

«Масштаблы дәүләт бурычларын нәтиҗәле хәл итә алган башка сәяси көчнең юклыгын билгеләп үтәргә телим. «Бердәм Россия» җилкәсендә зур җаваплылык ята. Татарстанны аның белән күптәнге мөнәсәбәтләр бәйли. Партияне оештыручыларның берсе — республиканың беренче Президенты, Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев иде, ул бүген безнең белән залда», — диде Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге — илдә иң күп санлыларның берсе, анда 126 меңгә якын әгъза санала. Шул ук вакытта хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә аның тотрыклы күпчелеге бар.

Быел эш нәтиҗәләре һәм киләсе елга планнар турында партиянең Татарстан бүлекчәсе секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

«Объектив анализ шуны күрсәтә: безнең партия республикада элеккечә сәяси лидерлыкны саклый. Партия эшенә турыдан-туры «Бердәм Россия» Югары советы бюросы әгъзасы, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушылган, җирле бүлекчә секретарьлары итеп муниципалитет башлыклары сайланган, ә безнең партиядәшләр иҗтимагый хакимиятнең, җирле үзидарәнең барлык дәрәҗәләрендә, республиканың зур предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмалары җитәкчелегендә өстенлек итә. Мондый әһәмиятле ресурс безнең сайлаучыларның күптөрле сорауларын тупларга һәм тормышка ашырырга мөмкинлек бирә», — дип уртаклашты Мөхәммәтшин.

Аннан соң Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.

«Хәзерге вакытта башкарма хакимият белән тыгыз бәйләнештә бездә 24 федераль һәм 4 төбәк партия проекты, 200дән артык җирле бүлекчә проекты гамәлгә ашырыла. Алар арасында — «Россия авылы», «Сәламәт киләчәк», «Ныклы гаилә», «Бердәм Россия хатын-кызлар хәрәкәте», «Тарихи хәтер», «Эшмәкәрлек», «Цифрлы Россия» һәм башка бик күпләр. Алар барысы да гражданнарның сорауларын һәм территориаль үзенчәлекләрне өйрәнә, конкрет күрсәткечләре бар», — дип санап үтте инициативаларның бер өлешен Мөхәммәтшин.

Конференция утырышы ахырында партиянең иң яхшы җирле бүлекчәләре бүләкләнде. Шулай ук хезмәт отличниклары билгеләп үтелде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме, победив Самсонову в российском дерби






«Все с чистого листа»: три знака зодиака, чья жизнь круто изменится этим летом

"Здоров и счастлив": Стала известна судьба кота-сорвиголова, спасённого из вольера с волками

"Пуля в щеке торчит": Двое мужчин устроили кровавое месиво со стрельбой в московском ТЦ

«Динамо» выиграло 6 из 7 последних матчей, в РПЛ – 5 подряд