Минтимер Шәймиев Дмитрий Медведевтан Рәхмәт хаты алды
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә «Бердәм Россия» партиясе рәисе, Россия Федерациясе Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевтан Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкләү бүген, идарә итүче партиянең Татарстан бүлекчәсенең Казанда узган XXXV конференциясендә булды.
«Партия һәм шәхсән үз исемемнән «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез. 2001 елның беренче декабрендә Дәүләт Кремль сараенда сез яңа хәрәкәткә старт бирдегез, ул бүгенге көндә илнең төп сәяси көче булып тора», — дип билгеләп үтә Медведев Рәхмәт хатында.
Партия рәисе шул ук вакытта «Бердәм Россия» нең төп миссиясе — Ватан һәм аның гражданнары файдасына хезмәт итү булуына ышаныч белдерде.
Минтимер Шәймиев 2001 елда «Бердәм Россия» партиясен оештыручыларның берсе иде.