Махсус операция зонасында һәлак булган Аксубай хәрбиенә истәлек тактасы куелды
Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган Владимир Воркуновның исемен мәңгеләштереп, Аксубайның Сөнчәле мәктәбендә истәлек тактасы ачу митингы узды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Тантанада катнашучы педагоглар, авыл ветераннары, авылдашлары, якыннары һәм туганнары Владимир турында чын герой буларак сөйләде.
Мәктәп янындагы стелада Сөнчәле авылыннан чыккан атаклы кешеләр белән янәшә Владимир Воркунов хөрмәтенә дә мемориаль такта пәйда булды. Митингта катнашучылар якташларын бер минутлык тынлык белән искә алды, мемориал итәгенә чәчәкләр куйдылар.