Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Чүпрәледә волонтерларга Рәхмәт хатлары тапшырылды

0

Волонтерлар барлык чараларда актив катнашалар, ихластан хәйриячелек итә, ялгыз картларга, мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыга. Әлеге дата уңаенан Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров шундый игелекле кешеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Иске Чүпрәле «Кояшкай» балалар бакчасының педагог-психологы, окоп шәмнәре ясау буенча «Игелек утлары» волонтерлар берләшмәсе җитәкчесе Әлфия Айнуллова, Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы, экология юнәлешендәге волонтер Самира Волкова, район тармак технологияләре техникумы студенты, шулай ук экология юнәлешендәге волонтер Агата Маркова волонтерлар хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәннәре, җәмгыятькә ихас хезмәт иткәннәре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Шулай ук район үзәк район хастаханәсенең «Ашыгыч ярдәм» бүлеге машина йөртүчесе, махсус хәрби операциядә катнашучыларга күп тапкырлар гуманитар ярдәм озата баручы Айдар Мөшәрәпов, «Социаль ярдәм күрсәтү үзәге» шәфкать туташы, актив пенсионер, «көмеш волонтер», Чуваш Чүпрәлесе авылында хәрбиләр өчен маскировкалау челтәрләре үрү белән шөгыльләнүче Людмила Самандеева, район тармак технологияләре техникумы студенты, хәрби волонтер, Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы, «Җиңү волонтеры» Дилия Фәизова хезмәтләре дә билгеләп үтелде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме, победив Самсонову в российском дерби






Настя Задорожная впервые станет мамой

Когда владельцам квартир приходится по закону платить за соседей, рассказал эксперт

Клуб «Ночные волки» открыли мотосезон в столице

Грузоперевозки в РФ упали на 10% из-за проблем в расчетах с Китаем