Сайлауда Путин кандидатурасын күрсәтү буенча инициатив төркем утырышы 16 декабрьдә узачак
Сайлауда Владимир Путин кандидатурасын күрсәтү буенча инициатив төркемнең чираттагы утырышы 16 декабрьдә узачак. Ул киңәйтелгән составта үткәрелә. Партиянең генераль советы секретаре Андрей Турчак кичә төркемнең беренче утырышы алдыннан шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».
«Бердәм Россия» партиясе Владимир Путинны сайлау кампаниясендә төбәк бүлекләре, иҗтимагый кабул итү бүлмәләре һәм иҗтимагый ярдәм штаблары, «Яшь Гвардия»нең бөтен ресурсын эшкә җигәчәк», - дип искәртте Турчак.
«Бу партиянең 3,5 миллионнан артык әгъзасы һәм тарафдары дигән сүз. Халык фронты белән бергә, Путин кандидатурасын күрсәтү белән бәйле оештыру процедураларын үткәрүне тәэмин итәчәкбез. Бу, беренче чиратта, безнең кандидат өчен имзалар җыюга, сайлау кампаниясен үткәрүгә кагыла», - диде партиянең генераль советы секретаре.
Инициатив төркем составына «Бердәм Россия», «Яшь Гвардия», Халык фронты вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать, фән эшлеклеләре, иҗтимагый берләшмә лидерлары, сәнәгать вәкилләре һәм спортчылар керде, дип хәбәр иттеләр партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә.
- Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Ватан Геройлары көне уңаеннан үткәрелгән тантанада яңа срокка үзен кандидат итеп күрсәтергә карар кылуы хакында хәбәр итте. Россия Президентын сайлау өч көн – 2024 елның 15-17 марты – дәвам итәчәк.