Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Татарстанның шәхси хуҗалыкларында сөт җитештерү кабат кимегән

0
Татарстанның шәхси хуҗалыкларында сөт җитештерү кабат кимегән

2023 елның гыйнвар-октябрендә Татарстанның шәхси хуҗалыкларында сугымга терлек һәм кош җитештерү – 4,8 процентка, сөт җитештерү 0,9 процентка, йомырка җитештерү 1,5 процентка кимегән. Татарстанстат мәгълүматларында шулай диелә.

Шәхси хуҗалыклар ун айда сугымга 62,1 мең тонна терлек һәм кош (тереләй авырлыкта), 441,9 мең тонна сөт һәм 275,1 миллион данә йомырка җитештергән.

Тулаем алганда, Татарстанда сугымга терлек һәм кош җитештерү кимегән (тереләй авырлыкта 389,8 мең тонна, 3 процентка азайган), шулай да сөт җитештерү – 7,5 процентка, йомырка җитештерү 2,9 процентка арткан (1 миллион 839,2 мең тонна сөт һәм 1 миллиард 342,5 миллион данә йомырка җитештерелгән).

Үз чиратында авыл хуҗалыгы оешмалары, трендларны билгеләп, сугымга 307,8 мең тонна терлек һәм кош (2,6 процентка кимегән), 1 миллион 222,6 мең тонна сөт (11 процентка арткан) һәм 1 миллиард 42,3 миллион данә йомырка (4,3 процентка арткан) җитештергән.

Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси эшкуарлар сөт җитештерүне 6,8 процентка арттырган (174,7 мең тонна сөт савылган), әмма сугымга терлек һәм кош (19,9 мең тонна, 1,8 процентка азрак), шулай ук йомырка (25,1 миллион данә, 3,2 процентка азрак) җитештерүне киметкән.

Моңа кадәр «Татар-информ» бу елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанда шәхси хуҗалыкларда ит өчен терлек һәм кош-корт үстерү, сөт һәм йомырка җитештерү ел дәвамында 5 процентка, 0,8 процентка һәм 1,5 процентка кимегән, дип хәбәр иткән иде.

  • Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан терлекчеләре – сөт җитештерү буенча илдә лидер дип белдерде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге күрсәткеч буенча әйдәп баручы районнарны атады. Шул ук вакытта, октябрь аенда төбәктә мөгезле эре терлекнең баш саны кимү туктаган диярлек. Искәртеп узабыз, республикада авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысына якынын фермерлар һәм ярдәмче хуҗалыклар җитештерә.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме






Актрисе Наталье Теняковой экстренно вызвали скорую помощь

Десять домов по программе реновации оформлены в ВАО ...

Раскрываемость преступлений в Заречном выросла

ВС РФ заняли территорию Волчанского аэродрома, ВСУ обороняют район мясокомбината