Самараның «Яктылык» мәктәбендә Муса Җәлилгә багышланган кичә булды
Самара өлкәсенең «Яктылык» мәктәбендә Муса Җәлил иҗатына багышланган чара узды. Бу турыда «Бердәмлек» газетасы социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
3Б һәм 1Б сыйныф укучылары тырышлыгы белән әзерләнгән кичәдә ата-аналар да катнашты.
1 сыйныф җитәкчесе Рәмзия Билаловага, 3 сыйныф җитәкчесе һәм Каюм Насыйри институтының Самара шәһәрендәге мәгариф-мәдәни үзәге методисты Рәхимә Хаировага, музыка укытучысы Алинә Шәмсетдиновага барлык кунаклар исеменнән зур рәхмәт. Бик җылы, матур кичә булды, бергәләп яраткан Җәлилебезне һәм аның шигырьләрен искә алдык, диелә хәбәрдә.