Миңнеханов «Промышленные технологии» холдингы генераль директоры Шадрин белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Промышленные технологии» холдингы генераль директоры Валерий Шадрин белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Алар киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, шул исәптән Татарстан өчен әһәмиятле инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты, дип хәбәр итте Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.
Очрашуда «Татнефтехиминвестхолдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.