Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Айдар Сәлимгәрәев «Яңа исем» иҗат лабораториясе турында: Проектның киләчәге бар

0

Казанда Милли китапханәнең «Моң» театр мәйданында «Алло, Илһам?» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. «Яңа исем» әдәби мәктәбендә актив иҗат иткән яшь язучылар бүләкләнде.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бу проектның киләчәге булуга ышандырды.

«Бик матур тантана килеп чыкты. Бу мәктәптә беренче сыйныфны тәмамлаган кебек. Матур шигырьләр ишеттек, күрдек, перфоманс бик көчле, хисле булды. Талантларны табу бик кыен бит. Алар күп булырга мөмкин, аларны әзерләп табып, өйрәтеп җибәрергә кирәк. Бу - зур эшнең башы. Бу проектның киләчәге булыр», - диде ул.

Җитәкче катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Кичәдә «Яңа исем» лабораториясе остазлары, яшь авторлар, Кариев театры артистлары катнашты. Театр артислары яңа әсәрләрдән перфоманс күрсәтте. Кичәнең режиссеры - Булат Гатауллин.

Үзләрен аеруча күрсәтә алган яшь язучылар дипломнар белән бүләкләнде. 16 яшь язучының иҗаты «Идел» журналында басылып чыккан. Бүләкләнүчеләр:

  • Гөлназ Нуриева (Алабуга)
  • Зөһрә Рамазанова (Казан)
  • Алсу Шакирова (Казан)
  • Зилә Габдрахманова (Арча, Наласа)
  • Рәисә Абдуллина (Балиач, Карадуган)
  • Энҗе Әхмәтҗанова (Арча, Мирҗәм)
  • Камилә Халикова (Әтнә, Күшәр)
  • Эльвина Миңнуллина (Байлар Сабасы)
  • Айгөл Хәбибрахманова (Кукмара, Түбән Казаклар)
  • Кадрия Хәммәдиева (Казан)
  • Рузалия Шакирова (Казан)
  • Камилә Мулланурова (Актаныш)
  • Гөлинә Фәрхуллина (Казан)
  • Светлана Мөхәммәдиева (Казан)
  • Ландыш Гобәйдуллина (Казан)
  • Таңчулпан Гыйләҗева (Теләче, Баландыш)
  • 1 мартта «Идел» журналы каршында «Яңа исем» иҗат лабораториясе старт алган иде. «Яңа исем» остаханәсе – татар әдәбиятында моңарчы билгеле булмаган яңа исемнәрне барлау максатында ачылды.

    Әдәби мәктәптә каләм чарларга 60ка якын яшь язучы теләк белдергән булган. Остазлар танылган әдипләр: «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, Габдулла Туккай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин, әдәбият белгече, «Казан утлары» журналы җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова һәм Чаллыдан – «Мәйдан» журналы бүлек мөхәррире, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина булды.

    Проектны Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты тормышка ашыра




    Moscow.media
    Частные объявления сегодня





    Rss.plus




    Спорт в России и мире

    Новости спорта


    Новости тенниса
    Анастасия Павлюченкова

    Павлюченкова официально аккредитовала на турнир в Риме двух своих собак






    Замминистра обороны Иванов хочет сохранить роскошный уклад жизни: Из СИЗО - на Рублёвку

    В июне в Индии ожидается самый большой дефицит электроэнергии за 14 лет

    Володин: Путин внес в Госдуму РФ кандидатуру Мишустина на пост премьер-министра

    В Бийске Алтайского края при пожаре в больнице эвакуировали более 40 человек