Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

«Яңа исем» иҗат лабораториясе остазлары: Мәктәп үзебез өчен дә файдалы булды

0
«Яңа исем» иҗат лабораториясе остазлары: Мәктәп үзебез өчен дә файдалы булды

«Идел» журналы каршында оешкан «Яңа исем» иҗат лабораториясе остазлары яшь язучылар белән ничек эшләгәннәрен сөйләде.

«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ләбиб Лерон шигырьләрнең басылып чыгуы мөһим булуы турында әйтте. «Хәзерге яшьләргә карыйм да, мин аларны хуплыйм. Шулай эзләнергә кирәк. Шигырь сөйләп кенә йөрсәк, ул шигырь булып җитми, аның басылуы мөһим. Бу әсәрләр «Идел» журналында басылды, авторлар үзләре күрде. Аның җитешсезлекләрен басылгач кына күрә аласыз. Бу чыннан да шулай, сөйләп йөргәндә бик күреп бетермисең», - диде ул.

Чаллыдан – «Мәйдан» журналы бүлек мөхәррире, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина мәктәпнең үзе дә кызыклы булуын әйтте. «Без көне-төне илһам эзләдек. Шигырьгә карата үземдә булган аңлауны җиткерергә теләдем, шигырьгә якын килергә тырыштык. Бу мәктәп үзем өчен дә кызыклы булды. Үзебезнең 15 ел элек булган «Яңа дулкын» кичәләрен искә төшереп утырдым. Мондый лаборатория бик кирәк. Бу бер төркемгә оешу омтылышы, ләкин һәркемнең үз юлы», - диде ул.

«Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин фикеренчә, әсәрләрнең «Идел» журналында басылып чыгуы максатка ирешү дигән сүз. «Бу бик мәгънәле мәктәп булды. Без үзебез дә өйрәндек. Яңа темалар күрдек. Кызыклы исемнәр ачтык. Укучыларның берсе белән кичке уннарда гына языша башлый идек, көн саен шулай булды, нәтиҗәдә хикәя туды. Әсәрләр «Идел» журналында чыкты икән, димәк максатка ирештек. Сезгә «Казан утлары» авторы булырга язсын», - диде ул.

Әдәбият белгече, «Казан утлары» журналы җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова таләпчән остаз булган. «Мин укыттым да, укыттым, методичкалар да яздым. Әсәрләрне кат-кат эшләдек. Прозага бик яшьли килеп булмый дигән калыплашкан кагыйдә бар. Проза язучылар да яшәрә бара. Безнең иң куәтле корал – тел. Шушы тел белән без дөньяны яхшыга үзгәртә алабыз», - диде ул.

Актаныш гимназиясе укучысы, Ландыш Әбүдәрова шәкерте Камилә Мулланурованың әсәрен журналда бастыру теләге чынга ашкан. «Барысы да килеп чыкты. Минем әсәрем журналда чыкканга мин бик рәхмәтле. Минемчә, мондый проектлар бик кирәк, алар күбрәк булсын иде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Лилия Гыйбадуллина укучысы Чаллыдан Гөлназ Нуриева Лилия Гыйбадуллина төркемендә булган. «Иҗат белән 4-5 сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Университетта укыганда да актив булырга тырыштым, хәзер дә төрле бәйгеләрдә катнашырга тырышам. Остазыбыз безгә бик күп киңәшләр бирде. Журналның июнь санында шигырьләрем басылып чыкты. Бу - тагын иҗат итүгә этәргеч», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?






Пермские экологи сообщили о массовой гибели редких жаб под колесами автомобилей

Московское море: каким оно было?

Начало мая в европейской части РФ стало самым холодным за всю историю

Сдал подельников - и вдруг умер: Странная смерть банкира, давшего показания на "полковника-миллиардера" Захарченко