Путин Россия Конституциясенең 30 еллыгы белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин РФ Конституция суды судьялары белән очрашты. Ул утырышны илебез Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулу белән котлаудан башлады. Трансляция Кремль Телеграм-каналында узды.
«Сезне һәм Россиянең барлык гражданнарын илебезнең Төп законы кабул ителүнең 30 еллыгы белән котлыйм. Конституция нинди шартларда кабул ителгәнен без барыбыз да хәтерлибез. Бу безнең ил өчен үткен гражданлык, сәяси каршы тору белән бәйле сынауларның авыр вакыты иде. Шуңа да карамастан, Конституция өстендә эшләгән кешеләр аны кабул итүгә бәйле чаралар уздырган, референдумга чыгу һәм Төп законны кабул итү өчен үзендә барлык сәяси көчләр кебек үк батырлык тапкан», - диде дәүләт башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, бу вакыйга Россияне саклап калуда бик мөһим роль уйнады. Путин ассызыклаганча, Конституциянең әлеге зур роле шулай ук өстен булуын дәвам итә, чөнки анда иң мөһиме безнең гражданнарның хокукларын һәм иреген яклау тора.
РФ Конституциясе көне Президентның 1994 елның 19 сентябрендәге карары белән билгеләнде һәм шул вакыттан бирле ел саен билгеләп үтелә. Ул 2005 елда илнең истәлекле көннәре исемлегенә кертелде. Төп закон 1993 елның 12 декабрендә узган референдумда кабул ителде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә татарстанлыларны бәйрәм белән котлады.