Россия мөселманнары Дини җыенында Мәңгелек утны сүндергән яшүсмерләргә җәзаны хупладылар
Россия өчен изге символларны (Мәңгелек ут) мәсхәрәләүчеләр җәзага лаек, ә хокук бозучыларны миграция кагыйдәләрен бозган өчен илдән куып чыгару урынлы. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы мөфти Альбир Крганов белдерде. Нәкъ шулай итеп спикер Үзбәкстан яшүсмерләрен депортацияләү ихтималы турындагы язмаларны шәрехләде. ТАСС шул хакта яза.
Искәртик, сүз 10 декабрьдә Санкт-Петербургта Красное Село шәһәрендәге хәл турында бара. Ул көнне Үзбәкстан яшүсмерләре Мәңгелек утка кар атканнар. Соңрак ачыкланганча, гаепләнүчеләр Россиядә яшәп миграция исәбендә тормаган. Нәтиҗәдә Санкт-Петербургның Красное Село суды мәктәп укучыларын һәм аларның әти-әниләрен илдән чыгарырга карар кабул итте.
Крганов, үз чиратында, мондый җәзаны урынлы дип саный. Тикшерү ачыклаганча, ике гаилә дә Россиядә миграция законнарын бозып яши, дип аңлатты ул. Әгәр дә кеше миграция законнарын бозса, ул моның өчен җавап бирергә тиеш, дип шәрехли мөфти.
Шулай ук Мәңгелек утны мәсхәрәләүче теләсә кайсы кеше «мигрантмы ул яки теләсә нинди башка социаль төркемдәге кешеме» җаваплылык тотарга тиеш, диде ул.
«Мигрантларның балалары мондый гамәлне үзләренә рөхсәт итә икән, димәк, Россия тарихын, кыйммәтләрен начар белә. Димәк, анда гаиләләр, мәгариф учреждениеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, монда үз якташлары, җәмгыятьләре эшләп бетермәгән, интеграция буенча җитәрлек дәрәҗәдә эшләү җитми», - диде Крганов.