АКШ Татарстанның өч компаниясенә карата санкцияләр керткән
Америка Кушма Штатлары Россиягә каршы чикләү чараларын киңәйтте, санкция исемлегенә 200дән артык компания һәм 23 физик зат кертелгән. Алар арасында Татарстанның «Казанькомпрессормаш» АҖ, «Промтех-Казань» АҖ һәм «НПК «Аэрокон» ҖЧҖ бар.
АКШ Финанслар министры раславынча, «НПК «Аэрокон» ҖЧҖ «ИЭМЗ «Купол» АҖ субподрядчысы сыйфатында Россия дрон-камикадзе эшләү һәм җитештерү кысаларында планерлар эшли һәм җитештерә.
«Промтех-Казань» АҖ турында, ул диодлар, транзистор радиолакация җиһазлары, радионавигация приборлары җитештерү белән шөгыльләнә дип белдерә.
«Казанькомпрессормаш» эшчәнлеге турында аерым язылмаган, әмма завод АКШ Финанслар министрлыгының Чит ил активларын контрольдә тоту идарәсе исемлегендә бар.