Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Владимир Путин: Мигрантлар проблемасы белән шөгыльләнү өчен махсус орган кирәк

0

Россиядә эшкә дип килгән хезмәт мигрантлары саны 10 млн тирәсе. Бу мәсьәләләр белән тирәннән комплекслы төстә шөгыльләнә алган махсус орган булдыру кирәк, дип саный Россия Президенты Владимир Путин. Бу хакта ул бүген туры элемтә барышында әйтте.

«Бездә эшсезлек юк диярлек, ә хезмәт базарында ихтыяҗ бар. Ләкин бу сорауны үзебезнең ил халкына зыянга хәл итеп, икътисади ихтыяҗны хезмәт мигрантлары хисабына капларга тиеш дигән сүз түгел. Аларны җәлеп итәргә кирәк, тик иң элек без квалификацияле белгечләрне чакыру турында уйларга тиеш», – дип башлады сүзен Путин.

Шул ук вакытта, үз халкы Россиягә эшкә дип киткән илләр үзләрендә рус мәктәпләре ачуны, дәреслекләр җибәрүне сорый, югары дәрәҗәле белгечләр әзерләргә тырыша, ди Президент.

«Барлык мигрантлар да безнең законнарга һәм Россия халыклары традицияләренә хөрмәт белән карарга тиеш. Ә хакимият органнары моны күзәтеп, хилафлыкларга, закон бозуларга чарасын күрергә тиеш», – диде Путин.

Хезмәт мигрантларына илебездә яшәр өчен лаеклы шартлар булдырырга онытмаска кирәк, шулай ук алар белән бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк махсус орган булдыру зарур, ди Владимир Путин.

«Эчке эшләр министрлыгы гына түгел, бу проблемага комплекслы карап, һәр мәсьәләне хәл итү юлларын вакытында таба алырдай махсус орган кирәк. Бу саллы эш, тик, беренче чиратта, җирле халык, Россия гражданнары мәнфәгатьләрен истә тотарга тиешбез», – дип ассызыклады РФ Президенты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина напугала болельщиков перед защитой титула






Более 100 тысяч человек посетили 9 Мая Музей Победы

Столетний ветеран ВОВ на праздновании 9 Мая в Москве рассказал об освобождении Праги

В рубрике «Я - артист цирка Бурятии» Саян Дондоков - Театр и дети, Культура и Россия, национальный проект

Глава Мытищ Юлия Купецкая поздравила ветеранов с Днем Победы