КАМАЗда сату һәм сервис буенча гендиректор урынбасары вазифаларын башкаручы билгеләнде
Андрей Чурсин 18 декабрьдән КАМАЗда сату һәм сервис буенча генераль директор урынбасары вазифаларын башкарырга керешәчәк. Автогигантның телеграм-каналында компания җитәкчелегенең карары хакында хәбәр ителә.
Чурсин 1963 елда Карелия АССРда туган, Ленинград су транспорты институтын тәмамлаган, бизнес өлкәсендә белеме бар. КАМАЗның генераль директор урынбасары вазифасына билгеләнгәнче Санкт-Петербург һәм Мәскәү компанияләрендә эшләгән.
Матбугат хезмәтендә аның йөк автомобильләре сату һәм сервис хезмәте күрсәтү өлкәсендә зур тәҗрибәсе булуын билгеләп үттеләр. Андрей Чурсинга кадәр бу вазифаны башкарган Рөстәм Шәмсетдинов КАМАЗ структурасында эшләвен дәвам итәчәк.