Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Татарстанда торак-коммуналь хезмәт бәяләре үсешенең чик индексларын расладылар

0

Татарстанда 2024 елга халык өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләүне үзгәртүнең соңгы (максималь) индекслары расланды. Бу карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Киләсе елның беренче яртыеллыгында республикада торак-коммуналь хуҗалыгына тарифлар, Россиядәге кебек үк, үзгәрмәячәк. Алар икенче яртыеллыкта, 2024 елның 1 июленнән күтәреләчәк.

Шул ук вакытта торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне үзгәртү индексы муниципаль берәмлеккә бәйле рәвештә 10,8 проценттан 15,7 процентка кадәр тәшкил итәчәк. 913 муниципалитетның 695ендә торак-коммуналь хезмәтләргә тарифның республика өчен уртача дәрәҗәдә - 10,8 процентка үзгәрәчәк.

Калган 218 муниципалитетта, алар арасында 24 шәһәр (шул исәптән Казан һәм Чаллы), 17 шәһәр тибындагы бистә һәм 177 авыл җирлеге бар, тарифлар 15,7 процентка артачак.

Аерым алганда, Татарстан башкаласында 1 июльдән электр белән тәэмин итү 14,5 процент, салкын су белән тәэмин итү 7,5 процент, канализация 16, процент, җылылык белән тәэмин итү 11 процент, газ белән тәэмин итү 11,2 процент, каты коммуналь калдыклар белән эш итү 4 процентка кыйммәтләнергә тиеш. Кайнар суның 1 куб. метры өчен түләү 15 процентка артачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, документ проекты коррупциягә каршы экспертиза узды. Моңа кадәр Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсешенә энергия ресурсларына бәяләр, бюджеттан тыш секторда хезмәт хакы күләме һәм яңа объектларны эксплуатацияләүгә чыгымнар, шулай ук кулланучылар бәяләре индексы арту сәбәп булуын белдерде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме






Племя Гунны: рэпер из США в меланхолии, наш Баста — в музлитературе

Тарифы на железнодорожные перевозки из Китая в Россию и Белоруссию резко возросли

В РПЛ сменился лидер турнирной таблицы

Райдер счастья молодых: в России растет число брачных контрактов