Путин: Россия тимер юллары квант челтәре Казан, Мәскәү һәм башка шәһәрләрне берләштерәчәк
Якынча фаразлар буенча, бу ел ахырында Россия тимер юлларының квант челтәре озынлыгы 3,2 мең километрдан артачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин IV Тимер юл съездында чыгыш ясаганда белдерде. Кремльнең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Россия лидеры билгеләп үткәнчә, Россия тимер юллары магистраль квант челтәре Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Ростов-Дон һәм башка зур шәһәрләрне берләштерәчәк.
«Киләсе елда озынлыгы 7 мең километрга кадәр артачак, анда Сочи һәм Екатеринбург кушылачак. Ә агымдагы дистә ел ахырына квант инфраструктурасы безнең илнең эчке ихтыяҗларына тулысынча җавап бирәчәк географияне колачлаячак, ул Россияне бу өлкәдә дөнья лидерлары рәтенә чыгарачак», - дип уртаклашты дәүләт башлыгы.
Путин сүзләренчә, квант челтәре үсеше темплары үсәчәк кенә, чөнки бу дөньядагы иң зур держава буларак «Россия элемтәсен ныгыту», киләчәк икътисады тармакларының һәм хезмәтләренең динамик үсеше өчен дә кирәк.
Россия тимер юллары магистраль квант челтәре тимер юл транспортының сыйфатын һәм иминлеген яхшырту өчен заманча мәгълүмат технологияләрен куллану кирәклеген белдерә. Квант коммуникацияләре ерак арага мәгълүматларны тулысынча сакланган рәвештә тапшыруны тәэмин итә. Җәй көне квант челтәрен киңәйтү планнары турында «Ведомости» газетасы язды.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, июнь башында Россия тимер юллары Мәскәүдән Казанга һәм Ростов-Донга югары тизлекле магистральләр төзү турында белдерде.