Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы театры «Сихерче» премьерасын тәкъдим итте

0
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы театры «Сихерче» премьерасын тәкъдим итте

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларга чираттагы премьераны тәкъдим итте. Театрның сәнгать җитәкчесе, баш режиссер Олег Кинҗәгулов Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» әсәрен сәхнәләштерде. Заманында бу әсәрне халык егылып укыды. Республиканың 6 театры аны сәхнәгә куйды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Әсәрнең авторы Нәбирә Гыйматдинова Чаллы театрындагы куелышны иң уңышлысы дип бәяләгән.

Заманча сәхнә бизәлеше, артистларның үз геройларының тормышы белән яшәве спектакльне уңышлы иткән. «Сихерче»дә яңгыраган фикерләр: кешеләрнең явызлыгы, нәфесле булуы, табигатькә саксыз мөнәсәбәте ярылып ята. Аларны төп геройлар Убыр (Чулпан Садыйкова) белән Сихерче (Алсу Сәгыйдуллина) оста һәм үтемле итеп җиткерде. Аларның уенын зал тамашачы тын да алмый күзәтте.

Чулпан Садыйкова-Әскәрованың осталыгына гаҗәпләнсе юк. Яшь артистка Алсу Сәгыйдуллина беренче зур ролен бик уңышлы башкарды. Татарстанның атказанган артистлары - Энҗе Шиһапова, Гөлфия Фәйзерахманова, Рафил Сәгъдуллин, Равил Гыйләҗев; артистлар Чулпан Арсланова, Руслан Әюпов, Эдуард Латыйпов та үз рольләрендә яшәде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме






Депутат Мособлдумы поздравил Днем Победы ветеранов Балашихи

Автопробег «Бессмертный полк» провели в День Победы в Клину

Реалити-шоу "Дом 2" так ее и не отпустило. Плохой сценарий для Либерж Кпадону

В Милане и Неаполе прошли шествия «Бессмертного полка»