Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Кар күп яуганга Казан юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны артты

0

Узган шимбәдә, 17 декабрьдә, кар күп яуганлыктан, Казанда юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан.Ул уртача тәүлеклек нормадан артып киткән. Шәһәр дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, Казанда тәүлек эчендә 278 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның 7сендә зыян күрүчеләр бар.

Моннан тыш, автоинспекторлар исерек хәлдә 9 шоферны, машина белән идарә итү хокукына ия булмаган 2 йөртүчене тоткарлаган.

Элегрәк без «Ваня» циклоны Үзәк Европага мул явым-төшем һәм Россиягә аномаль кар явулар китерүен хәбәр иткән идек.

Һава торышы начар булганда, машина йөртүче рөхсәт ителгән максималь тизлек белән түгел, ә куркынычсыз тизлек белән йөрергә тиеш. Автомобиль салонында барысы да иминлек каешын эләктергән булырга тиеш, юлда куркыныч маневрлардан тыелырга кирәк. Җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрендә яктылык кайтара торган элементлар булдыру кирәк.

Татарстан ЮХИДИ барлык машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм юлларда сак булырга чакыра.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов вышел в третий круг турнира ATP в Риме






Роботам-курьерам расширили ареал // Насколько эффективным окажется этот способ доставки

В Самаре началась проходка тоннеля до станции метро "Театральная"

Свыше 600 детей из Химок бесплатно отдохнут в летних лагерях

Лесничие Талдомского округа убрали упавшее дерево с дороги