Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Россия авыл хуҗалыгы министры: Яңа елдан соң йомыркага бәяләр төшә башлар дип өметләнәм

0

Россиягә кертелгән йомыркага импорт пошлинасын алу процессы тәмамланды диярлек. Бу хакта «Бердәм Россия» съездыннан соң Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белдерде, дип яза РИА Новости.

«Якын арада, бу атнада ук, Азәрбайҗаннан йомырка килергә тиеш. Ике-өч атнадан исә тиешле импорт пошлинасы булмаган йомыркалар Төркиядән килер дип уйлыйм, бу безгә бәяләрне үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк», — диде ул.

Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, йомырка — сезонлы продукт, бу вакытта аларның бәясе һәрвакыт арта.

«Шулай да сезонлы фактор алга таба да тәэсир итәргә тиеш, һәм яңа елдан соң бәяләр төшә башлар дип өметләнәм», — дип өстәде Патрушев.

Владимир Путин белдергәнчә, йомыркага бәя үсү — ихтыяҗ арту, ә җитештерү артмау белән аңлатыла, өстәвенә импортны вакытында ачмадылар. Бу — хөкүмәт эшендә төгәлсезлек булды, дип аңлатты президент. Ул тиздән хәл яхшырачагына ышаныч белдерде, чөнки мәсьәлә Авыл хуҗалыгы министрлыгының игътибар үзәгендә тора.

Кабул ителгән чаралар арасында — йомырка җитештерүне арттыруны планлаштыру, җитештерүчеләрдән турыдан-туры йомырка сәүдәсен киңәйтү, кош фабрикаларын һәм челтәрләрен озак вакытлы тәэмин итү килешүенә күчерү, шулай ук бу продукцияне пошлинасыз импортлау.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг






Велопарад пройдет в Солнечногорске 25 мая

Ко Всероссийской акции «Георгиевская ленточка» присоединились сотрудники вневедомственной Росгвардии по Московской области

Почти 40 тысяч москвичей получат новые квартиры по реновации в ЗАО

Ефимов: почти 40 тыс жителей запада Москвы получат новые квартиры по реновации