Мариларның иҗтимагый хәрәкәте беренче гомумрусия корылтаен уздырды
16 декабрьдә Йошкар Олада “Марий ушем” Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте корылтае узды. Анда Мари иле, Удмуртия, Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Киров, Төмән өлкәләреннән, Мәскәү, Петербур шәһәрләреннән һәм башка төбәкләрдән 100ләп вәкил мари халкы проблемнарын хәл итү юлларын сөйләште.