Татарстан Россия Президентын сайлауда электрон тавыш бирүгә гариза бирмәде
2024 елда Россия Президентын сайлауда Татарстан электрон дистанцион тавыш бирүне уздыруга гариза бирмәде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Дәүләт Советының 50 нче утырышында хәбәр итте.
«Кызганыч, безнең җәмгыятьтә бу мәсьәләгә карата консенсус юк, иҗтимагый оешмаларда һәм формированиеләрдә генә түгел, ә сәяси партияләрдә дә. Дистанцион электрон тавыш бирү системасын мондый консенсуска ирешкәннән соң гамәли эш буларак карарга кирәк, дип уйлыйм», — диде докладчы.
Кондратьев искәрткәнчә, Татарстан элегрәк электрон тавыш бирү репетициясен үткәргән иде инде.
Россия Президентын сайлау киләсе елда узачак һәм өч көн — 15, 16, 17 мартта дәвам итәчәк.