Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Руспродсоюз: Яңа елдан йомырка ваклап сатуда арзаная башлаячак

0

Тавык йомыркасының хәзерге ваклап сату бәяләре соңгы ун елда рекордлы, ләкин Яңа елдан соң алар төшә башлаячак. Азык-төлек товары җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр ассоциациясе («Руспродсоюз») идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Леонов үз фикере белән уртаклашты, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Россиядә 11 декабрьдән 17 декабрьгә кадәрге атнада дистә йомырканы ваклап сату бәясе уртача 121,8 сум тәшкил итте. Хәзерге бәяләр дәрәҗәсе 2013 елдан башлап соңгы ун елда рекордлы. Әмма Яңа елдан соң без бәяләрнең төшүен күзәтә алачакбыз», — дип Леонов сүзләрен китерә ассоциациянең матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта, «Руспродсоюз» идарәсе рәисе урынбасары фикеренчә, бәяләрне тотрыклы итүдә сәүдә челтәрләре белән килешүләр һәм, өстәмә рәвештә, импортны ачу ярдәм итәчәк. Җәй көне кошчылык белән шөгыльләнүчеләрне йомырканы үзкыйммәтеннән түбән бәягә сатарга мәҗбүр иттеләр, ул да өлешчә хәзерге күренешкә китереп җиткерде, дип өстәде ул.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) мәгълүматларына караганда, 5-11 декабрь аралыгында ил буенча тавык йомыркасы 5 процентка кыйммәтләнгән. Татарстанда алар 8,75 процентка кыйбатланган. Шул ук вакытта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада йомырка җитештерү нормадан 13 процентка югары.

Элегрәк «Туры элемтә» вакытында Россия Президенты Владимир Путин йомыркага югары бәяләр өчен гафу үтенде. Аның сүзләренчә, ул хөкүмәт эшендә өзеклекләр аркасында үсә башлаган. Шуннан соң Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында илгә тиздән Азәрбайҗаннан, ә ике-өч атнадан Төркиядән йомырка килә башлаячагын әйттеләр. Соңрак Кремльдә йомырка бәясе белән бәйле хәлне табигый базар процесслары белән аңлаттылар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг






Метровая змея заползла в офисное здание в центре Москвы

Лагерь «Литвиново» примет 49 детей из Лобни

Две пары из Подмосковья сыграли свадьбу на выставке «Россия»

Каменские поисковики ищут родственников солдат и командиров, умерших от ран в местном госпитале в фронтовые годы