Миңнеханов Татарстан белән «Эшлекле Россия» хезмәттәшлеге турында килешүне имзалады
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Документны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм оешма рәисе Алексей Репик имзалады. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Килешүгә кул куйганчы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда яклар бизнес үсеше механизмнарын алга таба камилләштерү, инвестицион климатны яхшырту, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты.
Татарстан ягыннан әңгәмәдә шулай ук республика вице-премьеры — Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.