«Миллиард.Татар» 2023 елда төрле өлкәләрдә үзләрен күрсәткән татарлар унлыгын игълан итте
«Миллиард.Татар» басмасы 2023 елда иҗтимагый тормышның төрле юнәлешләрендә үзләрен күрсәткән ун татарның исемен атады.
Топ-10га «Яңа гасыр» телекомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, Fashion Iftar оештыручысы, мода өлкәсендә стилист Җәннәт Минһаҗева һәм «1нче мөселман блогеры» Рәсүл Тәвдиряков кергән.
Моннан тыш, исемлеккә галимнәр һәм тикшеренүчеләр – XIX-XX гасырның татар көнкүреше темасын популярлаштыручы Лилия Габдрафикова, татар милли киемнәре комплексын өйрәнүче Динә Гатина-Шәфыйкова, татар хатын-кызы тарихы буенча белгеч Энҗе Дусаева һәм көнчыгышчы өйрәнүче, иске татар теле буенча курслар төзүче Азат Якупов кергән.
Мәдәният өлкәсеннән унлыкка Yummy Music лейблына нигез салучы Ильяс Гафаров, стендапер Артур Шәмгунов һәм «Печән базары» фестиваленә нигез салучыларның берсе Гөлназ Бәдретдинова кергән.