ЛДПР партиясе Леонид Слуцкийны 2024 елгы Президент сайлавына кандидатлыкка тәкъдим итте
ЛДПР партия җитәкчесе Леонид Слуцкийны 2024 елгы Президент сайлавына кандидатлыкка тәкъдим ителде. Бу хакта Россия Либераль-демократик партиясенең 35нче сайлау алды съездында билгеле булды.
ТАСС хәбәр иткәнчә, яшерен тавыш бирүдә 108 делегат катнашты. 2 бюллетень гамәлдән чыккан дип танылды.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 2024 елның 15-17 мартында уза. 8 декабрьдә дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин үзенең сайлауда катнашу карары турында белдерде. 16 декабрьдә билгеле булганча, 750дән артык кеше, аның үзен-үзе тәкъдим итүен хуплаучы сайлаучылар төркеменә керде.