Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Шәйхразыев: Махсус операциядә һәлак булучының баласы Яңа ел бүләген беренче алырга тиеш

0
Шәйхразыев: Махсус операциядә һәлак булучының баласы Яңа ел бүләген беренче алырга тиеш

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев сүзләренчә, махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның балалары Яңа ел бүләген беренче булып алырга тиеш. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда әйтте.

«Хәзер Яңа ел чыршылары башлана. Элек беренче булып, «5»кә укучылар, төрле фестиваль-бәйгеләрдә җиңүчеләргә игътибар булса, хәзер махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның балалары иң беренче чыршы бәйрәмнәренә килеп, иң беренче бүләкне алырга тиеш. Бүген вазгыять шундый. Аларның гаиләләре игътибарсыз калырга тиеш түгел. Рәхмәтле булып, көндәлек тормышта күрсәтә алган ярдәмне җиткерергә тиешбез», – диде ул.

Җитәкче махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан да эшләр башкарылырга тиешлеген әйтте.

«Безнең егетләр арысланнар кебек сугыша. Орден, медаль ала, Россия Герое исеменә лаек булучылар да бар. Сугышлар һәр гаилә, һәр милләт өчен авырлык китерсә дә, горурлык турында да әйтәбез. Батырларча һәлак булган кешеләр бар. Без алар турында горурланып әйтәбез. Егетләребез һәлак булган икән, без аларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан эшләргә тиеш. Элмә такталар, мәктәпләргә исемнәр, һәйкәлләр, китаплар язулар булырга тиеш», – диде Милли шура рәисе.

  • Васил Шәйхразыев: Татар мохите булмаган җирдә туган кешенең ана телен белмәве гаеп түгел
  • Васил Шәйхразыев Йолдыз авылына беренче баруы турында: Фашистлар яндырып киткән кебек иде
  • Васил Шәйхразыев: Себер татарлары бүленергә теләми
  • Милли шура рәисе Сабантуй оештыру турында: Тиз генә «чыш-пыш» эшләнелә торган эш түгел
  • Васил Шәйхразыев: Минем урынга сайлап алынырлык 4-5 кеше бар
  • Шәйхразыев «Слово пацана» турында: Ул киноны карамадым, карарга теләгем дә юк
  • Васил Шәйхразыев «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» дигән сорауга җавап бирде



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Стефанос Циципас

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание






Депутат Мособлдумы Барсуков поздравил ветерана и труженицу тыла с Днем Победы

Опубликована программа центральных площадок фестиваля «Московская весна»

Сбежавшего из Польши в Белоруссию судью Шмидта лишили иммунитета

Реалити-шоу "Дом 2" так ее и не отпустило. Плохой сценарий для Либерж Кпадону