Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Флюра Низамова: «Татарстан яшьләре» – халыкчан газета була алды

0
Флюра Низамова: «Татарстан яшьләре» – халыкчан газета була алды

Журналист Флюра Низамова фикеренчә, совет чорында «Татарстан яшьләре» газетасы, башка басмалар белән чагыштырганда, халыкчанрак газета була алган.

«Ул заманда барлык матбугат басмалары да бик арзан тора иде, әйтик, ике-өч тиен нибары. Чөнки аларның чыгымын дәүләт, хөкүмәт үзе күтәрә. Һәм акчасын кем түли, шуның җырын җырлыйсың дигәндәй, дәүләт үзбасмаларыннан үзенә кирәкле идеологик юнәлешне дә таләп итә! Менә шундый көчле идеологик басым астында эшләүгә дә карамастан, «Татарстан яшьләре, башка басмалар белән чагыштырганда, терерәк, халыкчанрак газета була алган. Тиражының күплеге шуның белән аңлатыла», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Ул «Татарстан яшьләре» газетасын совет, партия, комсомол заманында иң зур тираж белән чыккан газета булуын әйтте.

«Ләкин шуны аңларга кирәк: ул вакытларда бит милли газета-журналлар санаулы гына булды. Әйтик, «Социалистик Татарстан» – иң төп газета санала, ул партия өлкә комитеты басмасы, яшьләргә «Татарстан яшьләре» бар, аның «хуҗасы» – комсомолның өлкә комитеты. Балаларга – «Яшь ленинчы» һәм бер журнал – «Ялкын» тия, аннан кала, тагын бер калын әдәби журнал бар – «Казан утлары» һәм бер хатын-кызлар журналы – «Азат хатын», - диде ул.

Флюра Низамова эшли башлаган елларда «Татарстан яшьләре» газетасының тиражы чирек миллионга җиткән булган. «Бу бит бүген башка сыймаслык сан. Шул тиражның 60 меңе күрше Башкортстанда, минем туган якларымда тарала иде. Чөнки анда миллионнан күбрәк татар яши, ә алар үз телләрендә чыга торган яхшы матбугатка сусаган иде. «Татарстан яшьләре»нең даны, күрәсең, Башкортстанга чиктәш районнардан Ык, Сөн елгаларының теге ягына үтеп чыккан булган инде», - дип искә алды ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Энди Роддик

Энди Роддик: «У меня было несколько типов рака кожи с тех пор, как я завершил карьеру»






LILA и проект Munterra открыли арабский лаундж в центре Москвы

Глава Дмитрова осуществил мечту детей героев СВО

За что в Подмосковье могут оштрафовать на даче, в лесу и на рыбалке?

Садыр Жапаров принял участие в параде Победы в Москве - фото