Рушания Шәфигуллина Каюм Насыйри музее җитәкчесе вазифасыннан киткән
Татарстан Милли музее филиалы – Каюм Насыйри музеен җитәкләгән Рушания Шәфигуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә үз вазифасыннан китүен әйтте.
«Быел сентябрьдән Каюм Насыйри музее җитәкчесе вазифасыннан киттем. Хәзер мин музей системасында эшләмим. Музей өлкәсенә 2012 елда килгән идем», - диде Рушания Шәфигуллина «Татар-информ»га.
Татарстан Милли музее матбугат хезмәте Каюм Насыйри музее җитәкчесе вазифасына Кадрия Хәлимованың билгеләнүен әйтте.