Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Татарстан хезмәт министры яшәү минимумын арттыруның нәрсәгә тәэсир итүен аңлатты

0
Татарстан хезмәт министры яшәү минимумын арттыруның нәрсәгә тәэсир итүен аңлатты

Яшәү минимумы дәрәҗәсе күп кенә социаль түләүләр һәм пособиеләр күләменә тәэсир итә һәм дәүләт ярдәм күрсәтәчәк гражданнарның санын билгеләргә булыша. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Яшәү минимумы ташламалар һәм айлык акчалата түләүләр күләмен билгели, ягъни [ул] стипендияләр күләменә тәэсир итә, аңа төрле социаль түләүләр, пособиеләр һәм башкалар күләме бәйле. Моннан тыш, турыдан-туры бу планка — 13 135 — кешенең дәүләт ярдәм итә торган категориягә карыймы, ягъни ул аз керемлеләр категориясенә карыймы-юкмы икәнен билгеләү өчен билгеле бер чик», — диде министр. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Яшәү минимумын хәтта мең сумга арттыру да хакимиятнең декабрьгә караганда гыйнвар аеннан башлап күбрәк кешегә ярдәм итәчәген күрсәтә.

«Татар-информ» элегрәк хәбәр иткәнчә, 2024 елдан Татарстанда яшәү минимумы 13 135 сумга кадәр арттырылды. 2023 елның сентябрендә кабул ителгән карарга үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә 2024 елга Татарстанда җан башына яшәү минимумы 12 966 сум тәшкил итәргә тиеш иде. Шулай итеп, Татарстанда яшәү минимумы суммасы 2023 елга караганда 916 сумга артачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Стефанос Циципас

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание






Baza: более 26 миллионов рублей исчезло со счетов московского монастыря

"Этажи": средняя стоимость аренды квартир в России за год выросла на треть

Три автомобиля столкнулись в центре Белгорода, пострадали восемь человек

Источник 360.ru: 20 машин затопило в Марьине из-за прорыва водопровода