Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Дәүләт Советына сайлауга әзерләнгәндә «Бердәм Россия» партиясе наказ җыюны камилләштерә

0

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутат сайлауларына әзерләгәндә «Бердәм Россия» партиясе халыктан наказ җыю эшенә төзәтмәләр кертә һәм камилләштерә. Бу хакта партиянең Татарстан бүлеге секретаре урынбасары, Парламент рәисе урынбасары Юрий Камалтынов белдерде.

«Быелга планлаштырылган наказларның бүгенге көндә 76 проценты үтәлгән. Берничә сәбәп аркасында кайберләрен кичектерергә мәҗбүр булдык. Хәзер алтынчы чакырылышны тәмамлыйбыз, шуңа күрә безнең бурыч – 2024 елга кертелгәннәрдән мөмкин кадәр күбрәген үтәү», – диде депутат партиянең Татарстан бүлекчәсе сәяси советы президиумы утырышында. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Россия Хөкүмәтенең соңгы карарында финанс яктан күләмле наказларның бер өлеше объектив сәбәпләр аркасында 2025-2028 елларга күчерелде, дип өстәде ул.

Камалтынов сүзләренчә, быел «Бердәм Россия» депутатлары халыкны актив кабул иткән. Мәсәлән, Россия Президенты Владимир Путинның төбәк кабул итү бүлмәсендә алар 36 тапкыр, ә партия рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә 221 тапкыр уздырылган.

«Килгән мөрәҗәгатьләрнең 45 проценттан артыгы социаль тәэмин итү мәсьәләләренә кагыла. 8 проценты — торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, 7 проценты — хезмәт һәм хезмәт хакы мәсьәләләре. Ягъни, социаль ярдәм мәсьәләләре бүген беренче планга чыга. Моңа аерым игътибар бирергә кирәк», – диде докладчы.

Ул ассызыклаганча, киләсе елга төп бурыч – сайлаучылар алдындагы барлык йөкләмәләрне тәмамлау.

  • Киләсе елның мартында Россия Президентын сайлаулар, ә сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме






На Саратовскую областную инфекционную больницу подали в суд поставщики лекарств

СМИ ее ошибочно похоронили: как сейчас живет советская актриса Ольга Битюкова

Губернатор Подмосковья Воробьев: еще рано говорить, что будет на месте "Крокуса"

Экономист Норфилд: РФ и КНР строят ослабляющий Запад альтернативный мир