Казанда «Каз өмәсе» ярминкәсе үтә
Казанның «Туган авылым» комплексында «Каз өмәсе» ярминкәсе үтә. Ярминкәдә фермер продукцияләре тәкъдим ителде.
Тантаналы ачылыш чарасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров каз өмәсе йоласын «халык бәйрәме» дип атады.
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина
«Март аенда Бөтендөнья татар эшмәкәрләре форумында төбәкләрдә каз үрчетүчеләр тәкъдиме белән Бөтенроссия «Каз өмәсе» бәйгесе уздырылды. Мөслимдә аның нәтиҗәләрен ясадык. «Каз өмәсе»нең халык бәйрәменә әйләнгәнен бүген үз күзләребез белән күрәбез. Казанда әле мондый ярминкәләр узганы юк иде. Ул хәзер традицион рәвештә булачак», – диде Данис Шакиров.
Башкала халкын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов та сәламләде.
«Татарларның гореф-гадәтләренә туры китереп, бүген Казанда беренче тапкыр «Каз өмәсе» ярминкәсе үтә. Казның гомере кыска. Яздан бәбкәдән үстереп, электән үк Яңа ел алдыннан каз өмәсе үткәрү авыл халкын берләштергән», – диде Рафаэль Фәттахов.
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина
Комплекс территориясендә балалар мәйданчыгы эшли, район һәм шәһәрләрдән килгән фольклор коллективлары, танылган артистлар чыгыш ясый.